Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Кем гаепле һәм нәрсә эшләргә?

Әлеге сорау Россиядә һәрвакыт актуаль булган. Безнең көннәрдә Урыссу бистәсендә яшәүче Ольга Юркина аңа җавап табарга тырыша.

Эш Тукай урамы буенча 23В санлы йорттагы Ольга Григорьевна фатиры тәрәзәләре астындагы көн саен җыела торган чүп чүмәләсенә кагыла. Әлеге йорт белән күршедә генә урнашкан төрле милекчеләр ширкәтләренә караган тагын берничә шундый ук ике катлы йортлар бар. Чүп чыгара торган машина монда көн саен килә, һәм монда проблемалар булырга тиеш түгелдер сыман. Әмма шулай да өйнең ишегалдында каты көнкүреш калдыклары бар.
Ольга Григорьевна аңлатуынча, торак милекчеләр ширкәте оешкач, кешеләрне ишегалдында чүпне өеп куюга урам себерүчеләр үзләре этәргән. Аның сүзләре буенча, әлеге йортта торучы халыкның кисәтүләренә карамастан, күрше ширкәтләрнең урам себерүчеләре моны эшләүне дәвам итә. Чүп машинасының килеп җиткәнен көтәргә теләмичә, урам себерүчеләр җыйган чүпле капчыклар янына әлеге йортта торучылар үз чүпләрен дә алып киләләр. Ольга Григорьевна әнисенә сиксән ике яшь, һәм өлкән яшьтә булуы сәбәпле, берничә ел дәвамында ул хәтта болдырга да чыкмый. Аңа, тәрәзә төбендә утырып, чүп чүмәләсе белән "сокланырга" гына кала.
Моннан чыгу юлы кайда соң? Әлеге проблеманы хәл итү өчен әллә нинди катлаулы эш башкару кирәкми, ди безнең әңгәмәдәшебез. Урам себерүчеләр һәм әлеге районда урнашкан йортларда яшәүчеләр мондый тәртипнең башка кешеләрне хөрмәт итмәү икәнен генә түгел, ә шулай ук аларның үз сәламәтлекләре өчен куркыныч янаганын да аңларга тиеш - бөтен тирә-якка йогышлы авырулар таратып, чүп чүмәләләрендә песиләр, этләр, кошлар казына, чебеннәр үрчи. Торак милекчеләре ширкәтләре, үз чиратларында, подъездларда чисталыкны саклау кирәклегенә өндәүләр, чүпне санкцияләнмәгән җыю өчен штраф күләмен күрсәтеп, кисәтүләр элә алыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев