Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Комиссиядә куркынычсызлык мәсьәләләре каралды

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия юл инфраструктурасы, укучыларны йөртү, тулаем юл куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәтләр җитәкчеләрен тыңлады.

Район үзәгендәге юлларны һәм тротуарларны төзекләндерү комиссия әгъзалары тарафыннан каралган сорауларның беренчесе булды. Инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Кондрашов мәгълүматы буенча, бүгенге көндә "Уңайлы мохит" программасына ярашлы, районның административ бинасыннан алып Урыссу гимназиясенә кадәр тротуарлар үзгәртеп ясалган, автобус тукталышлары тәртипкә китерелгән һәм буялган, тимер юл микрорайонындагы Жуков урамы буенча тротуар яңартыла. Киләчәктә, Урыссу урамы буенча 24 һәм 26 йортлар арасында тротуарларны Тукай урамына кадәр салу һәм Тукай, М. Җәлил, Урыссу урамнары буенча "халык сукмакларын" яңарту һәм башка эшләр күздә тотыла.
"2013-2020 елларда район территориясендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын көчәйтү" муниципаль максатлы программасын тормышка ашыру буенча "Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" филиалы начальнигы Рәзидә Игнатьева чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча, ЮХИДИ Идарәсе тарафыннан авариялелек күрсәткече башлангыч ноктасы итеп 2010 ел билгеләнде. Программаны эшләү максаты - 2020 елга юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булучылар санын бер ярым тапкырга киметү. Моңа ярашлы, әгәр дә 2010 елда юл-транспорт һәлакәтләрендә бездә алты кеше үлгән булса, 2013 елда гомерләре өзелүчеләр саны биш кешедән артмаска, һәм 2020 елга алар саны икегә кадәр кимергә тиеш. 2010 елда юл-транспорт вакыйгаларында гомерләре өзелгән бер бала да булмаган, шулай итеп, алар быел да, 2020 елда да булмаска тиеш. Социаль куркыныч (халык исәбенә зыян күрүчеләр нисбәте) 2010 елда 27,9 тәшкил иткән, 2013 елда 23,72дән артырга тиеш түгел, һәм 2020 елда 17,5тән артык булмаска тиеш. Транспорт куркынычы (транспорт чаралары исәбенә зыян күрүчеләр саны нисбәте), 2010 елда 10,9 тәшкил иткән, 2013 елда 8,9дан артмаска тиеш һәм 2020 елда 6,3тән күп булмавы мәҗбүри. Нәтиҗәләр авырлыгы 2010 елда 16,2 тәшкил иткән, 2013 елда 14,9 һәм 2020 елда - 13,6дан артмавы зарур. Беренче квартал буенча анализ тулаем муниципаль программа буенча күрсәткечләр тормышка ашырылуын исбатлады. Комиссия әгъзалары фикере буенча, моңа юл инфраструктурасын төзекләндерү һәм автоинспекция тарафыннан контрольне көчәйтү булышлык итә.
Мәктәп автобуслары эше буенча "Транспорт" ҖЧҖ директоры Мәдинә Хәсәншина чыгыш ясады. Бүгенге көндә әлеге предприятие җиде мәктәп маршрутына хезмәт күрсәтә. Барлык автобусларга да спутник навигациясе урнаштырылган, бу маршрутны йөртүчеләр тарафыннан хәрәкәт расписаниесен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Барлык автобусларга куркынычсызлык чаралары куелган. Укучылар йөртү буенча проблемалар арасында мәктәп маршрутларына юл билгеләре урнаштыру һәм борылыш мәйданчыклары мөһимлеге бар. Мәктәп темасын мәгариф бүлеге начальнигы Илшат Мәрданов дәвам итте, ул балалар юл-транспорт травматизмы профилактикасына тукталды. Аның карамагындагы ведомствода бу юнәлештәге эш җайга салынган. Барлык мәгариф учреждениеләренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы паспортлары бар, профилактик эш балалар белән генә түгел, учреждениеләр хезмәткәрләре, әти-әниләр, җәмәгатьчелек белән дә алып барыла, тематик дәресләр, конкурслар, сыйныф сәгатьләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы айлыклары һәм башка чаралар уздырыла. Ундүрт мәктәптә 145 укучы исәпләнгән яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды оештырылган.
Барлык чыгышларны тыңлаганнан соң, комиссия тиешле хезмәтләргә барлык мәктәп маршрутларында яңа уку елына тиешле юл билгеләрен һәм борылыш мәйданчыкларын булдыруга чыгымнарны исәпләргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев