Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Коммуналь хезмәтләр өчен кайда түләүләргә – үзегез сайлагыз

Фатир өчен түләүләр башкарганда, халыктан банкта һәм почта бүлегендә комиссия взносы алына.

Территориаль үсеш бүлегендә хәбәр итүләренчә, банк оешмаларында һәм почта бүлекчәләрендә агымдагы елның сентябреннән "Түләү агентлары белән тормышка ашырылган физик затлардан түләүләр кабул итү буенча эшчәнлек турында"гы Федераль законга һәм ТР Министрлар Кабинетының 19 декабреннән 2323-р санлы карарына ярашлы гамәлдә. Мәсәлән, ноябрь өчен торак-коммуналь хезмәтләргә бердәм-исәп-хисап үзәгендә түләү өлеше 50,19 процент, почта бүлекчәсендә - 29,55, Саклык банкында - 12,55, Татфондбанкта - 5,34, Ак Барс банкта - 1,25, Россельхозбанкта - 0,53 һәм электрон түләүләр өлеше - 0,59 процент тәшкил иткән. Комиссия күләмен һәр учреждение мөстәкыйль рәвештә билгели. Мәсәлән, почта бүлекчәләрендә ул түләнелгән сумманың 1 процентын, әмма бер квитанция өчен 15 сумнан ким булмаган һәм 1500 сумнан артык булмаган күләмне тәшкил итә. Күптән түгел Саклык банкы төп офисында чиратларның электрон системасын кертте. Зал администраторы ярдәмендә банкка кергәндә клиент номеры булган талон ала һәм автоматик рәвештә электрон чиратка баса, ул монитор аша күзәтелә. Хезмәт күрсәтүгә оператор тавышы чакыра. Шулай ук Саклык банкында үзеңә хезмәт күрсәтү җайланмалары куелган. Бу очракта комиссия, кулдан түләнгән очракта, суммадан 0,9 процент тәшкил итә (15 сумнан ким түгел һәм 1500 сумнан артык түгел), хезмәт күрсәтелгән ерагайтылган каналлары аша кулдан акча түләмичә исәп-хисап ясаганда - шулай ук суммадан 0,9 процент, әмма 1000 сумнан артык түгел.
Ак Барс банкта комиссия суммадан 1 процент тәшкил итә, әмма 15 сумнан артык түгел, электр энергиясе өчен комиссия - квитанциядән 5 сум. Татфондбанк комиссиясе - түләү суммасыннан 0,5 процент, әмма квитанциядән 20 сумнан да ким түгел. Кулланылган электр энергиясе һәм телефон хезмәтләре өчен комиссия квитанциядән биш сум тәшкил итә. Район үзәгендә әлеге банкның өч банкоматы урнаштырылган. Интернет аша комиссия (газ, ут һәм телефон өчен) алынмый. Россия авыл хуҗалыгы банкында комиссия - түләү суммасыннан 0,5 процент, әмма 10 сумнан да ким түгел һәм квитанциядә 1200 сумнан артык түгел.
Шулай итеп, кулланучы кайда гына коммуналь түләүләрне башкармасын, бер квитанция өчен комиссион взнос шул ук 15 сум тәшкил итәчәк. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен барлык хезмәтләр өчен счетлар бер квитанциядә куелган. Ә шәхси секторда яшәүчеләргә (чүп чыгарганга, су, электр энергиясе, газ өчен) счетлар аерым килә. Димәк, һәр квитанциягә 15 сум түләргә туры киләчәк. Шуны исәкәртәбез, коммуналь түләүләрне өйдән чыкмыйча - Интернет аша түләргә мөмкин. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайтында комиссия 1 процент тәшкил итә. Бердәм исәп-хисап үзәгендә коммуналь хезмәтләр өчен процентлар алынмый. Биредә бердәнбер проблема булып кулланучыларга сыйфатлы хезмәтләр күрсәтү шартлары тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X