Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Күпчелек райондашларыбыз Путин өчен тавыш биргән

Якшәмбе көнне узган чара - Россия президентын сайлау нәтиҗәләре буенча Владимир Владимирович Путин дәүләт башлыгы булачак.

Мәскәүнең Манеж мәйданындагы митинг барышында Владимир Путин барысын да халкыбыз һәм Ватаныбыз мәнфәгатьләре өчен берләшергә чакырды һәм россиялеләргә үзен яклап тавыш биргәннәре өчен рәхмәтен белдерде: "Без ачык һәм гадел көрәштә җиңдек! Рәхмәт дуслар, рәхмәт!"
Сайлау нәтиҗәләрен тикшерү дүшәмбе көн кич ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үтте. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин сүзләре буенча, республикадагы сайлауларга кешеләр шактый күп килгән - 83 проценттан артык татарстанлы үзләренең тавыш бирү хокукыннан файдаланган. Ун меңгә якын кеше беренче тапкыр сайлаган. Һәм, гомумән, республика яшьләре активлык күрсәткән - тавыш бирүгә әлеге яшь категориясенең 700 мең вәкиле килгән.
Ютазы районында сайлауларга халык килүе югары дәрәҗәдә теркәлгән, ул 98,25 процент тәшкил иткән. Владимир Путин өчен 96,03 процент райондашыбыз тавыш биргән, коммунист Геннадий Зюгановны 2,41 процент районда яшәүче яклаган. Калган кандидатлар район халкы тавышының бер генә процентын да җыймаганнар - Сергей Мироновка - 0,56 процент, Владимир Жириновскийга - 0,45 процент һәм Михаил Прохоровка 0,26 процент тавыш бирелгән.
Тавыш бирү веб-камераларның катгый күзәтүе астында узды. Һәр ютазылы он-лайн режимында тавыш бирү барышын күзәтә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев