Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Кәрәкәшле авылында чүпне кая ыргыталар?

Кәрәкәшле авыл җирлеге 2013 елда салым җыю "йөкләмәсен" арттырып үти алуда биредә урнашкан алты авыл хуҗалыгы формированиесенең уңышлы эшләве, һичшиксез, зур роль уйный.

2013 елда Кәрәкәшле авыл җирлеге "Иң төзек торак пункт" республика бәйгесендә мактаулы өченче урынны яулый. Бүләк итеп тапшырылган премия авыл юлларын ремонтлау, аларга чуерташ түшәү өчен бик тә кулай булды, дип үз чыгышында билгеләп үтте җирлек башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев. Агымдагы елга билгеләнгән эшләрнең төп өлешен бер урында күпер төзү һәм булганнарын ремонтлау белән бәйле мәшәкатьләр алып тора. Җирлекне караңгылыктан "азат" итүдә ярдәмгә республиканың социаль проекты - авыл урамнарын яктырткыч лампалар белән тәэмин итү программасы киләчәк. Карт агачларны кисәргә җирлек кышын ук җиң сызганып алыначак. Ә менә язын авыл территориясен көнкүреш чүп-чарларыннан арындыруга бөтен кешегә чыгарга туры киләчәк. Чир китә, гадәт кала - кәрәкәшлелеләр әле дә булса өйләреннән арткан чүп-чарны инеш буйларына, кыр-басуларга, ферма территориясенә ыргытуларын дәвам итәләр. "БиоТранс" җәмгыяте белән килешү төзергә теләмәүчеләр дә шактый, өстәвенә халыкның әлеге предприятиегә дәгъвалары да җитәрлек булып чыкты. Әмма аның директоры Эльвира Шәмсетдинова, ай дәвамына бер кешенең чүбен түгү хакы бер кап тәмәкедән дә очсызрак торуын аңлатып, җыенда катнашучылар белән бик тиз "уртак" тел тапты. Газ хезмәтенә дә халыктан сораулар керде, нигездә, аны түләү кәгазьләрендә "күпертеп" күрсәтелгән суммалар, исәпләү приборларына хезмәт күрсәтүнең берникадәр кыенлыклар тудыруы борчый. Кәрәкәшлелеләрне Интернет, авыл аша үтүче маршрут автобуслары йөреше, шулай ук салым декларацияләре тапшыру белән бәйле сораулар да кызыксындырды. Әлеге сорауларга җаваплар урында ук бирелде. Җыенда авылны яңа су линиясенә тоташтыру буенча проект ясау агымдагы елда да дәвам ителәчәге хәбәр ителде. Гомере буе мал табибы булып эшләүче Гәүһәр Галимованың быел юбилейлы туган көне икән. Шул форсаттан авылдашлары аңарга мактаулы исем бирдерү гозере белән чыктылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов мөмкин булганны эшләргә вәгъдә итте. Сүз уңаенда, ул Кәрәкәшле авыл җирлегендә урнашкан "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин" хуҗалыклары эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Аларның икесе дә 2013 елны табыш белән тәмамлаганнар. Чәчү, үсемлекләрне эшкәртү, урак, малларны тәрбияләү кебек көндәлек эшләр белән беррәттән, "Кәрәкәшле" җәмгыяте терлекчелек биналарын үзгәртеп кору, заманча җиһазлар урнаштыру белән дә шөгыльләнгән. Аның директоры Альберт Зарипов сүзләренә караганда, быел ул кырчылык тармагына капитал салу - өр-яңа трактор һәм чәчү комплексы, кукуруз, люцерна, бодай орлыклары сатып алу алдында тора. Димәк, хуҗалыкның язын тәҗрибә кырлары барлыкка киләчәк. Шуңа күрә Зарипов авылдашларына малларын кыр-басуларга куып чыгарып, аларны таптаттырмау, печән өстендә, урманнарга юлны кыскарту максаты белән, авыл хуҗалыгы культуралы үсүче биләмәләрне техника белән ермачлап үтмәү үтенече белән чыкты.

Узган хуҗалык елын 40 процент тотрыклылык белән тәмамлаган "Нәбиуллин" коллективы да терлекчелектәге позициясен ныгыта төшкән - мөгезле эре терлек санын 100 башка арттырган. Ә бездә халык башы булса, калганы була, дияргә ярата. Фермер Нәбиуллин үз хуҗалыгы белән терлекчелек һәм кырчылык продукциясе җитештерүне тагын да арттыру өстендә эшләүне алшарт итеп куюларын ассызыклады.

Район тормышы белән кыскача таныштырган район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин җыенны күңелле миссия белән тәмамлады. Ул, 80 яшь булуына карамастан, шәхси ихатасында өч баш сыер асраучы Рәхимә Әхмәтовага савым аппараты тапшырды.

Сүз уңаеннан

Кәрәкәшле - районда иң эре авыл җирлекләренең берсе: ул 12900 гектар мәйданны били. Алты торак пунктны берләштерүче җирлек территориясендә 436 ихата бар, аларда 1147 кеше яши. Кәрәкәшле авыл җирлегендә 13 милләт халкы тату гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев