Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Кәрәкәшле авылында универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

Кәрәкәшле авылы мәктәбе территориясендә шимбә көнне универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасына җыелган кунакларны нәкъ менә шулай дип бердәм тавыш белән сәламләгән укучылар авазы, бәйрәм рухы булып, еракларга китеп таралды.

"Исәнме, безнең хыялыбыз - дөньядагы иң яхшы спорт мәйданчыгы безнең авылда ачыла...".

"Мин сәламәтлек һәм спортны сайлыйм...".

"Мин теннис өстәле, палатка һәм урманны сайлыйм...".

"Без саф һава, уңыш һәм җиңүләрне сайлыйбыз!..".

Мәктәп балалары өчен генә түгел, сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирүче һәркем өчен дә бу спорт мәйданчыгы, аның белән беррәттән төзелгән уен мәйданчыгы чын бүләк, дип юкка гына билгеләп узмады район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова үз чыгышында. Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев авылдашларын спорт мәйданчыгында сәламәтлекләрен ныгытып, шул рәвешле әлеге программа башында торган республика һәм бу мәйданчыкны төзү өчен Урыссу, Димтамак, Ютазы торак пунктлары белән берьюлы Кәрәкәшле авылын да сайлаган район җитәкчелегенә рәхмәтебезне белдерик, дип өндәде. "Кәрәкәшле" җәмгыяте директоры Альберт Зарипов та бер сәбәпсез мәктәп елларына сәяхәт кылмады. Заманында әлеге авылның "Кировчы" футбол командасының үз көндәшләрен хәтта "корыга" калдырган чаклары да булган. Аның составында механизаторлар да, шоферлар да уйнаган, шулай да уенчыларның 70 процентын мәктәп укучылары алып торган. Физик культура дәресләрендә чаңгыда шууга зур игътибар бирелгән. Көн саен 15 чакрымга кадәр араны йөгереп узган малайлар һәм кызлар арасында беренче, икенче разрядлы спортчылар шактый булган, гәрчә аларга шөгыльләнергә бүгенге кебек шартлар булмаса да. Шуңа күрә Зарипов хәзерге укучыларны күркәм гадәтләрне яңартып, булган уңайлыкларны тулы көченә файдаланып яшәргә чакырып кына калмады, уенын-чынын бергә кушып, спорт киемнәре тегәргә дип, мәктәпкә тегү машинасы да бүләк итте. Район башлыгы ярдәмчесе, Кәрәкәшле авыл депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин күпьеллык тарихлы авыл халкын сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен зур мөмкинлекләргә ия булуы белән тәбрик итте.

Универсаль спорт мәйданчыгы ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы Зәрия Рәшитовага, Альфред Дәүләтгәрәевка һәм Кәрәкәшле мәктәбе директоры Зөлфия Шәрәфиева бирелде. Дәртле музыка астында мәйданчыкка узган укучыларның кечкенәләре төрле уеннар уйнарга керешсәләр, өлкән сыйныф малайлары гайрәт белән уйнаган баскетбол уены өлкәннәрне дә үзенә җәлеп итте. Кәрҗингә туп салырга тырышкан район кунаклары, азга гына дөнья мәшәкатьләреннән онытылып, балачакларына әйләнеп кайткан кебек булдылар: алар бер-берсенә көч бирделәр, туп кәрҗингә эләккән очракта, сабый балалардай куандылар. Димәк, спорт каршында барлык яшь тә бертигез, ул олысын да, кечесен дә мавыктыру көченә ия. Һәм кәрәкәшлелеләрнең спорттагы уңышларының юл башы шушы мәйданчыктан башлансын!

Шундый ук спорт мәйданчыгы Каразирек авылында ачылды http://www.yutazy.ru/tt/hbrl/item/5154-ya%D2%A3a-karazirek-avyilyinda-%D3%A9r-ya%D2%A3a-balalar-m%D3%99ydanchyigyin-kullanyilyishka-tapshyirdyilar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев