Кәрәкәшле музее яңа экспонатлар белән баетылды
Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музее яңа экспонатлар белән тулыланды.
Фото һәм киноматериалларны музейга "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә "Күчтәнәч" тапшыруының "Дәү әтисе", Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе режиссеры, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, авылдашыбыз Зәйтүн Яркәев бүләк итте. Әлеге экспонатлар агымдагы атнада билгеләп үтелгән Халыкара музейлар көненә зур бүләк булды, дип шатлыгын хәбәр иткән Кәрәкәшле музее директоры Гөлнара Хәмидуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев