Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Көзен урыссулылар яңа йортларда өй туйлары үткәрәчәк

Районның төп төзелеш мәйданчыклары булып, мөгаен, Урыссу бистәсендә күп фатирлы йортлар мәйданчыклары каладыр.

Күптән түгел генә үз вазифаларына керешкән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Сәйфиев сүзләренә караганда, бүген өч мәйданчыкта да эшләрне тәҗрибәле подряд оешмалары алып бара. Фәнис Кәримов урамы буенча, 36 һәм 24 фатирлы йортларда бүген стеналар салынган. Беренчесендә, гамәлдә, түбә ябу эшләре тәмамланган, тәрәзләр һәм ишекләр куела, эчке эшкәртү эшләре алып барыла, эчке һәм тышкы инженер челтәрләре үткәрелә. Төзелеш тыкырыгы, 3 адресы буенча 45 фатирлы йорт тергезелә. Биредә стеналар салу бара, үтәлеш 60 процент тәшкил итә. Эшләр графикка ярашлы алып барыла һәм объектларны җәй ахырына тапшыру планлаштырыла. Димәк бу, көзен күп кенә урыссулылар өй туйлары уздырачак дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев