Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Өлкәннәр көнне районның өлкән буын вәкилләре зур кадер-хөрмәт тойдылар

Халыкара өлкәннәр көнне районның өлкән буын вәкилләре үзләре эшләп чыккан предприятиеләрдән зур кадер-хөрмәт тойдылар.

Бу көнне алар хөрмәтенә сый-нигъмәтле табыннар корылды, бәйрәм күчтәнәчләре өләшенде. Урыссу бистәсе һәм Ютазы авылы чәчтарашханәләрендә бушлай чәч кистерүләр оештырылды. "Лилия", кабель телевидениесе, "Медея", "Гүзәл", "Зәйнәп", Ютазы авылының мәдәният йортында урнашкан салоннарда бәйрәм көнне аеруча күңелле булды. Чал чәчле клиентларын осталар елмаеп каршы алды. "Зәйнәп" салонында исә өлкәннәребезне, "яшәртү" сеансы алдыннан, хуш исле чәй белән сыйладылар. "Без бик шат һәм рәхмәтлебез", - дип алар чәч кисүчеләрнең эшеннән канәгать калуларын белдерделәр.

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында районда тагын бер хәйрия акциясе узды. Район ветераннар советы Урыссу үзәк район хастаханәсенең терапия бүлегендә дәваланучы ветераннарга бәйрәм күчтәнәчләре әзерләде. Аларны тапшырган район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, өлкәннәргә сәламәт көннәр, матур иртәләр, күңел көрлеге теләде. Мондый хәйрия акциясе күркәм традициягә әверелде - ветераннар советы вәкилләре, Глушкованың фикердәшләре Вячеслав Сибәгәтов, Алла Козлова, Рәсимә Камалетдинова җылы сүзгә, изге теләккә аеруча мохтаҗ булганнарны хөрмәтлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев