Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Матурланабыз

Бер ай эчендә Урыссу бистәсенең Пушкин урамы заманча кыяфәт алды.

Районда яшәүчеләр һәм урыссулылар еллар буе ремонт көткән кайбер урамнарның һәм йорт яны территорияләренең кардиналь рәвештә үзгәрүенә өйрәнеп киләләр инде. Пушкин урамының да мүкләнгән чирәмнәре, бәргәләнеп беткән бордюрлары һәм сикәлтәле тротуарлары тәртипкә салынды. Әлбәттә, төзекләндерү тылсымлы таяк селтәп кенә барлыкка килмәде. Монда эш кайнап торды: көн дәвамында тракторлар һәм башка техника гүләве тынмады: иске чирәм чыгарылды, туфрак кертелде, ул тиз арада таратылды, газон үләне чәчелде, су ташу машиналары ярдәмендә су сибелде.
Инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Кондрашов сүзләренә караганда, барлык оешма һәм учреждениеләр дә бу эштә активлык күрсәткәннәр. Район башлыгы Рөстәм Нуриевның тиешле кыяфәтен югалткан урамны төзекләндерү эшләрендә катнашырга чакыруын беренчеләрдән булып "Урыссу химия заводы" ЯАҖ хуплады һәм эшкә алынды. "Урыссу җылылык челтәрләре" ҖЧҖ, "Бетон+" ҖЧҖ, "Электросоединитель" ҖЧҖ, "Урыссу ГРЭС"ы ЯАҖ, "Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе" ҖЧҖ, "Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе" МУП, "ТЭКО" ҖЧҖ коллективлары да уртак эшкә үз өлешләрен кертте. Исегезгә төшерәбез, әлеге предприятиеләр үз транспортларында туфрак алып кайтуда, дренаж катламы өчен ком кертүдә һәм башка эшләрдә катнаштылар. Бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләрнең дә ярдәмен әйтмичә ярамый. Кулларына көрәк тотып чыккан хатын-кызлар һәм ир-егетләр тракторлардан калышмыйча эшләделәр. Ә "Юлчы" ҖЧҖ урамда үз инициативасы белән яңа тротуар салып, җәяүлеләрнең күпьеллык өметләрен аклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев