Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Милләтләр кроссы: сәламәтлеккә – йөгерү аша

Урыссу бистәсендәге "Энергия" стадионында төрле дистанцияләрдә кросста катнашучылар үзләрен чыдамлыкта сынадылар.

Иртәннән сибәләгән яңгыр үзләренең физик формасы турында күзаллау булдырырга теләп, ярыш юлына баскан мәктәп укучылары, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр эшчеләре өчен комачаулык тудырмады. "Бөтенроссия милләтләр кроссы, әлеге район спорт чарасы исә аның кысаларында үтә, бу - зур, күп милләтле илебездә яшәүчеләрнең берләшүе көне. Йөгерү - спорт белән дуслаша башлау, инертлыктан, утырып эшләүнең авыр нәтиҗәләреннән, тормыш ыгы-зыгысыннан котылу өчен менә дигән мөмкинлек. Барлык бүгенге спорт ярышында катнашучыларга уңышлар, финишка кадәр барып җитүләрен телим", - диде үзенең җыелучылар алдында чыгышында район башлыгы Рөстәм Нуриев. Кросста катнашучыларның Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларына тигезләнеп, Россия гимнын тыңлауларыннан соң спорт чарасы башланды.

800 метр дистанциягә VIP-йөгереш нәтиҗәләре буенча Лилия Гәрәева лидерлык итте (район газетасы редакциясе), финиш сызыгын икенче булып Литфия Мөхәммәтҗанова үтте (район советы), өченче - Гөлнара Авдеева (район советы). Ир-егетләр арасында Марат Әхмәтов (Урыссу ГРЭСы) беренче килде, икенче - Алмаз Гомәров (район советы) һәм өченче - Федор Дубовик (БЭЧ РЭЧ).

14 яшькә кадәргеләр төркемендә, 800 м дистанциядә, кызлар арасында финишка Альбина Нургалиева (Урыссудагы 3 санлы мәктәп) беренче килде, икенче - Аэлита Вәлиева (Бәйрәкә мәктәбе) һәм өченче - Дина Хафизова (Урыссудагы 2 санлы мәктәп). Малайлар арасында беренче урынны Илназ Хөсәенов (Подгорный мәктәбе) яулады, икенче - Александр Никанкин (Урыссудагы 3 санлы мәктәп) һәм өченче - Айдар Зарипов (Бәйрәкә мәктәбе).

18 яшькә кадәргеләр төркемендә (1200 м) кызлар арасында Ирина Бибенина (Урыссудагы 3 санлы мәктәп) лидерлык итте, аның артыннан Полина Сухоносова (Урыссудагы 3 санлы мәктәп) килде һәм мактаулы өченче урынны Рада Шәфыйкова (Урыссу гимназиясе) алды. Яшүсмерләр арасында финиш сызыгын беренче булып Раил Гайнетдинов үтте (Ютазы мәктәбе), икенче - Илдар Нуриәхмәтов (Бәйрәкә мәктәбе) һәм өченче - Камил Хәбипов (Урыссудагы 3 санлы мәктәп).

40 яшькә кадәргеләр төркемендә (1200 м) хатын-кызлар арасында беренче урынны Елена Әхмәтова яулады (Урыссу гимназиясе), икенче - Елена Шәйдуллина ("Электросоединитель" ААҖ), өченче - Гөлназ Ганиева (Димтамак мәктәбе). Ир-егетләр арасында Камил Сабитов (район кулланучылар берләшмәсе) җиңү яулады, Раил Салихов (эчке эшләр бүлеге) - икенче, өченче булып финишка Азат Хәмзин килде (УХЗ).

40 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә (1200 м) йөгерү юлына бердәнбер катнашучы - Нурия Минязова (социаль яклау бүлеге) басты һәм ул беренче урында булды да. Ирләр арасында финишка Васыйх Хәсәнов беренче килде (Теплосервис), икенче - Мөхәммәт Гәрәев (эчке эшләр бүлеге), өченче - Рафаил Жигарев (УХЗ).

Җиңүчеләргә тантаналы рәвештә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X