Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Мәктәпкә – белем алырга

Менә озак көтелгән Белем көне дә килеп җитте. Шимбә көнне, 1 сентябрьдә, районның барлык мәктәпләре укучылар һәм укытучылар өчен үз ишекләрен ачты.

Урыссу гимназиясе капиталь ремонттан соң уку-укыту процессында катнашучыларны яңа якты сыйныфлар, яңартылган фасад, яңа тәрәзәләр, ишекләр, кыскасы, танып булмаслык булып үзгәргән белем бирү учреждениесе сыйфатында каршы алды. Бирегә тантаналы линейкага җыелучыларны котларга район башлыгы вазифаларын башкаручы, мәктәпнең попечительләр советы рәисе Рөстәм Нуриев килгән иде. Шулай ук попечительләр советы рәисе булып торган район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Подовалов (узган ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәктәп дип игълан ителгән) Урыссудагы 3 санлы мәктәптә булды. Районның башка мәктәпләре укучыларын һәм педагогларын да бу бәйрәм көнендә төрле бүлекләр, хезмәтләр һәм предприятиеләр җитәкчеләре сәламләде. Аларның берсе дә буш кул белән килмәгән иде - мәктәпкә һәркем үз бүләген тапшырды.
Районның 230 беренче сыйныф укучысы өчен күпләргә озак еллар дәвамында икенче өйгә әвереләчәк мәктәпләренә беренче адымнары дулкынландыргыч булды. Һәм инде белем һәм ачышлар бусагасында ук аларны күп сюрпризлар көтте. Мәсәлән, республикабыз президентыннан бүләккә алар китаплар һәм раскраскалар кабул итеп алдылар. Ә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсеннән барлык беренче сыйныф укучыларына бүләккә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен футболкалар тапшырдылар. Элек әлеге акция кысаларында көчләреннән килгән ярдәмне районыбызның башка гамәлдәге партияләре - КПРФ, "Гадел Россия" һәм ЛДПР күрсәттеләр. Ә Белем көне алдыннан, 31 августта, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев исеменнән аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдәге кайбер укучыларга кием һәм аяк киемнәре сатып алуга мең сумлык сертификатлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев