Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Мәктәптә янгын куркынычсызлыгы

20 августтан 20 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында балалар куркынычсызлыгы айлыгы үтә. Укучыларны эвакуацияләүне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Урыссу гимназиясендә дә уздырды.

Айлык кысаларында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре гомуми белем бирү учреждениеләрендә була, дежурлык оештыра. Гимназиядә алар башлангыч сыйныф укучылары белән янгын куркынычсызлыгы турында слайдлар карауны оештырды, укучыларның сорауларына җавап бирде. Бу җәһәттән балаларның якланганлыгына, аларда көндәлек тормышта, юлларда һәм транспортта үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен тергезүгә игътибар юнәтелде. Аралашу янгын куркынычы булганда, укучыларның үзләрен тиешенчә тотулары буенча тренировка эвакуациясе белән тәмамланды. Мәктәпкә эвакуация өчен ике минут таләп ителде, дип раслады янгын сүндерүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X