Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ни өчен Урыссу урамнарында ут булмады?

Күптән түгел шәхси секторда, аннары тулаем район үзәгендә дә, төнлә урамнар яктылыктан өзелде. Бу җәһәттән район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов аңлатма бирде.

Район башкарма комитеты "Татэнергосбыт" Бөгелмә бүлекчәсе Урыссу производство участогының өч трансформатор подстанциясе буенча кулланылган электр энергиясе өчен җибәрелгән счетка ризасызлыгын белдерде. Күрсәткечләнең нормативтан өч тапкыр артып китүе сәбәпләрен ачыклау өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вадигуллин рәислегендә комиссия төзелде, аның составына "Татэнергосбыт" һәм район башкарма комитеты вәкилләре дә керде. Трансформатор подстанцияләрен тикшергәндә, комиссия әгъзалары район башкарма комитетының электр энергиясен кирәгеннән артык куллануы турында исбатлаучы сәбәпләрне ачыкламады. Аңлашыла ки, без "Татэнергосбыт" ААҖның Бөгелмә бүлекчәсенә дәгвалы хат җибәрдек. Түләү мәсьәләсе җайга салуны таләп итте. Ул ачык калган вакытта, "Татэнергосбыт", район җитәкчелегенә хәбәр итмичә, Урыссу бистәсе урамнарын яктылыксыз калдырырга карар иткән. Шул ук вакытта бистәнең караңгыда калуы оператив торышта начар яктан чагылырга мөмкин иде. Шуңа күрә район башкарма комитеты мәсьәләне юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия тикшерүенә чыгарды. Хәзерге вакытта урамнар яктыртылышы җайга салынды.
Шуны билгеләп узарга кирәк, әлеге өзү берничек тә күптән түгел урамнарда диодлы лампалар урнаштыру белән бәйле түгел. Алар үзләре генә дә бюджет акчасын экономияләргә мөмкинлек биргән. Сүз уңаенда, янга калган акча төзекләндерү буенча предприятиегә юнәлтеләчәк. Мәсәлән, ноябрьнең беренче декадасында җайланмалы КамАЗ сатып алу күздә тотыла: кышкы чорда ул тирә-юньне кардан чистарту, җәен - газоннарга су сибү өчен файдаланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев