Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Инвалидлар атлы-авто узышы безнең районда 37 мең сум җыйды

Татарстан районнары буенча атлы-авто узышка чыккан Чаллы шәһәре инвалид спортчылары узган атнада безнең районан үтте. Кунакларны ике район - безнең һәм Азнакай районы чикләрендә икмәк һәм тоз белән каршы алдылар. Рәмзия Хәсән Рәмзия Галимуллина фотосы Кунаклар Ютазы авылына юл тотты, алар өчен районның истәлекле урыннары белән танышу экскурсиясе нәкъ биредән...

Татарстан районнары буенча атлы-авто узышка чыккан Чаллы шәһәре инвалид спортчылары узган атнада безнең районан үтте. Кунакларны ике район - безнең һәм Азнакай районы чикләрендә икмәк һәм тоз белән каршы алдылар.
Рәмзия Хәсән
Рәмзия Галимуллина фотосы
Кунаклар Ютазы авылына юл тотты, алар өчен районның истәлекле урыннары белән танышу экскурсиясе нәкъ биредән башланды. Автоузышта катнашучыларны авыл мәдәният йорты янында икмәк-тоз һәм татарларның милли ризыгы - чәкчәк белән каршыладылар. Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Хәкимова кунакларга авылның кыскача тарихын сөйләде һәм ютазылылар әлеге җәмгыять өчен әһәмиятле чарада катнашучыларның килүенә бик шат, дип белдерде. Үз чиратында, төркемнең җитәкчесе, "Идел-Урал" инвалид спортчылары хәйрия фондының оештыручысы Ракит Абделмәнов ютазылыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Инвалид-спортчыларның хәйрия фонды инвалидларны спорт, мәдәният, белем алу һәм эшкә урнашу мәсьәләләре буенча тернәкләндерүдә лаеклы урын били, дип башлады сүзен Абделмәнов. Фонд 1996 елда оештырыла һәм үз алдына актив тормыш рәвешенә омтылган инвалидларга ярдәм итү максатын куеп эш итә. "Идел-Урал" фондының төп эшчәнлеге - инвалидлар өчен Россия шәһәрләре һәм БДБ илләре буенча ерак юлга сәяхәтләр оештыру. Абделмәнов фикеренчә, сәяхәтләр башка аралашу формаларына караганда зур өстенлеккә ия, һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең үзара дуслашуына, аларның күзаллауларын киңәйтүгә, үзләренә һәм кешеләргә карата ышанычларын ныгутуга ярдәм итә, мәҗбүри чикләнгәнлектән чыгу мөмкинлеге бирә.
Әлеге чара 2011 елдан башлап өченче мәртәбә уздырыла, дип билгеләп үтте Ракит Абделмәнов. Быел фонд оешуга 15 ел тулган һәм шушы эшчәнлек дәверендә фонд тарафыннан шәһәрдә һәм аннан читтә сигез меңнән артык инвалид катнашында тернәкләрдерү буенча йөзләрчә чара үткәрелгән. "Чаллы-Болгар" инвалид спортчыларының беренче автоузышы Республика көненә багышланды һәм Татарстан Республикасының тарихи, мәдәни истәлекләрен тергезүгә кулдан килгәнчә ярдәм итү өчен чаралар җыю кысаларында уздырыла. 2012 елдагы һәм быелгы узышлар фондның әлеге юнәлештәге эшчәнлегенең дәвамы булып тора.
Безнең район турында сөйләгәндә, Ракит Абделмәнов халыкның активлыгына, кешеләрнең кызыксынучанлыгына, ютазылыларның хезмәт сөючәнлегенә соклануын белдерде. Һәм ярым шаяртып, биредә иң тәмле икмәк пешерелә икән, дип өстәде. Шулай ук ул активистлар төркеменең үзләре белән саф токымлы юртак йөртүләрен һәм аның янәшәсендә һәрчак "Тулпар" атлы-спорт мәктәбе тренеры булуын бәян итте. Иппотерапия (инвалидларны ат ярдәмендә тернәкләндерү һәм дәвалау) - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләүдә бик нәтиҗәле, дип белдерде. Әлеге очракта да теләгән һәр кешене атка утыртып йөрттеләр, балаларның куанычы чиксез булды.
Безнең артистларыбыз һәм кунаклар катнашында күрсәтелгән зур булмаган концерт программасыннан соң, автоузышта катнашучылар "Сәламәт" сәламәтләдерү үзәгендә булдылар, биредә алар ял итеп, тамак ялгап алдылар. Аннары программаны Бәйрәкә авылының тарихи урыннары, район үзәгендә "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы, "Энергия" стадионы белән танышу дәвам итте. Ахыргы өлештә район мәдәният йортында республиканың тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызуга чаралар җыю белән үрелеп барган хәйрия концерты узды, Чаллы шәһәренең инвалид рәссамнары картиналары күргәзмәсе оештырылды.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашканда, узышта катнашучыларның активистлар төркеме җылы каршы алган өчен рәхмәт белдерделәр. Бөтен өч ел буена беренче тапкыр фонд шундый зур сумма - 37 мең сум җыйды, ютазылылар барысына да үрнәк күрсәттеләр, дип билгеләп үтте Ракит Абделмәнов. Бу эшкә район башлыгы да үз өлешен кертте. Ул шулай ук районның, Урыссу бистәсенең барлыкка килүе, электр һәм җылылык энергиясе эшләп чыгару буенча Урыссу станциясе төзелү турында иң кызыклы тарихи моментларны сөйләп үтте. Кунаклар, очрашу истәлеге итеп, район башлыгына картина һәм символ булган кечкенә батыр скульптурасы тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев