Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Оператив киңәшмәдә – ятим балалар проблемалары

Башкарма комитет, хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләре өчен эш атнасы оператив киңәшмәдән башланды.

Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов рәислегендә үтте. Көн тәртибе үз эченә ике чыгышны алды. Балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча опека һәм попечительлек органы эшчәнлеге турында мәгълүмат белән аның баш белгече Р. Закирова чыгыш ясады. Ул ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз вакытында ачыклау проблемасына тукталды. Роза Ибраһим кызы сүзләре буенча, соңгы еллардагы чагыштырма анализ мондый балалар санының тотрыклы үсешен күрсәтә. Бары узган елда гына районда 18 бала әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган. Бер ел элек, 2011 елда, уңай динамика күзәтелгән - 8 бала гына ачыкланган. Ачыкланган балаларның 70 процентка якыны "социаль" ятимнәр. Р. Закирова мондый ятимнәрне соңга калып ачыклау тенденциясе булуын билгеләп үтте. Моны яңадан ачыкланган балаларның яртысының 7 яшьтән өлкән булуы раслый. "Эш практикасы шулай көйләнгән ки, күп очракларда баланы имин булмаган гаиләдәге ата-анадан кичекмәстән алуны таләп иткән критик ноктага җиткәч кенә вәзгыятькә катнашабыз", - дип билгеләп үтте Закирова.
Роза Ибраһим кызы опекунлык һәм тәрбиягә балалар кабул иткән гаиләләр проблемалары турында да сөйләде. Аның сүзләре буенча, узган елда ачыкланган барлык балалар гаиләләргә урнаштырылган - опекага яки гаиләгә тәрбиягә алучыларга бирелгән. Статистика буенча агымдагы ел башында районда гаиләләрдә 103 бала тәрбияләнә, шуларның 68е опекага алынган. Ул тәрбиягә балалар кабул иткән гаиләләр саны артуын - аларның районда тугыз булуын да ассызыклады. Аларда 13 бала тәрбияләнә. Моннан тыш, баш белгеч опека һәм попечительлек органына хәл итәргә кирәк булган кайбер сорауларга һәм проблемаларга да кагылды һәм агымдагы елга бурычларны җиткерде.
Чираттагы чыгыш ясаучы "Форпост" яшьләр формированиеләре үзәге директоры Д. Волкова районда җәмәгать тәртибен саклау буенча эшнең ничек алып барылуы турында сөйләде. Бистәнең һәм районның җәмәгать урыннарына, тулай торакларга, йортлар подъездларына һәм подвалларына, сәүдә нокталарына, дискотекаларына "Форпост"ның даими рейдлары уздырыла. Моннан тыш, полиция участок уполномоченныйлары линиясе буенча- притоннар, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе линиясе буенча имин булмаган, аз керемле һәм күп балалы гаиләләр даими тикшерелә. Һәр мондый чара форпостлылар тарафыннан камерага төшерелә, бу судтагы эшне һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең эшен җиңеләйтә.
Джанна Таһир кызы шулай ук составында йөзләп кеше торган ирекле халык дружинасы эше, "Форпост"ның казанышлары һәм башкалар турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев