Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Орлык амбарларында эш башланды

"Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыяте язгы кыр эшләренә өр-яңа чәчү комплексы белән керешәчәк.

Узган атнада бирегә оператив киңәшмәгә җыелган агросәнәгать комплексы җитәкчеләре беренче эш итеп әлеге тагылма агрегат белән таныштылар. Культиватор, чәчкеч һәм кәтүкне бергә туплап ясалган СЗП-3,6А авыл хуҗалыгы машинасы бер сәгатькә 7,2 гектар мәйдан чәчеп узу сәләтенә ия. "Уңыш" җәмгыяте директоры А. Шафигуллин сүзләренә караганда, чәчү комплексын, һава торышына карап, ике смена эшләтү күздә тотыла. Шуны әйтергә кирәк, 1576 мең сумлык авыл хуҗалыгы машинасын сатып алуда уңышлыларга 300 мең сум ярдәмне җирле муниципалитет күрсәтә, калган сумманы аграрчылар кредитка алалар. Гомумән, районда агросәнәгать тармагын үстерү программасы 46 млн сумга нигезләнгән, шуның 12 млн сумын быел муниципалитет күтәрә.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре көндәлек эшләр турында да сөйләштеләр. Кырга чыгып киткәнче, гадәттә, техника һәм тагылма агрегатларның әзерлеген тикшереп, район хуҗалыкларында комиссия эшли. Быел әлеге комиссияне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары И. Габдрахманов җитәкләр дип фаразлана. Илдус Харис улының безнең төбәкләргә максатлы эш визиты белән килгәне юк иде әле. Тракторлар ремонты канәгатьләндерсә дә, тагылма агрегатларга мондый бәя биреп булмый. Ремонтның сыйфаты бик начар, диелде киңәшмәдә. Шуңа күрә җитешсезлекләрне юк итү - кабыргасы белән куелды. Эш планнарын тагын бер кат тикшереп, төзәтмәләр кертү, машина-трактор паркларында тәртип урнаштыру, эшчеләргә медицина тикшерүе үткәрү, аларны махсус киемнәр белән тәэмин итү - кичектергесез чаралар.
Агымдагы атнада хуҗалыклар чәчү материалын агулауга керештеләр. Киңәшмәдә "Башкирские пестициды" компаниясе җитәкчесе Р. Багаев катнашуы очраклы түгел иде. Компания орлыкка инкрустация үткәрү һәм чәчүлекләрне химик утау белән шактый гына нәтиҗәле шөгыльләнә. Районда берничә хуҗалык соңгы елларда әлеге хезмәт уңайлыкларыннан файдалана. Быел да "Уңыш", "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин", "Игенче", "Таң", "Заря", Тукай исемендәге хуҗалыклар аның белән килешү төзеделәр һәм эшкә керештеләр.
Киңәшмә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов җитәкчелегендә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев