Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Осиповлар гаиләсендә истәлекле көн

Район муниципаль районының загс бүлеге 22 октябрь көнне Урыссу бистәсендә туган йөзенче баланы теркәде.

Эмиль дип исем бирелгән малай Лилия Нуретдинова һәм Вячеслав Осипов гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Авырлыгы 3700 грамм булып туган баһадирның буй озынлыгы да 55 сантиметр. Эмильнең әнисе - Лилия Салават кызы - шәхси эшмәкәр, "Лилия" салонында парикмахер булып эшли. Гаилә башлыгы Вячеслав Викторвич район электр челтәрендә электромонтер хезмәтен башкара.

Кечкенә Эмильне әнисе белән 27 октябрь көнне Урыссу үзәк район хастаханәсенең бала тудыру йортыннан каршы алырга бәхетле туганнар белән беррәттән загс бүлеге начальнигы З. Фәррахова һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Е. Коваль да килде. Кунаклар Осиповлар гаиләсен тарихи көннәре белән тәбрик иттеләр. Елена Михайловна "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге, район башлыгы М. Шәйдуллин исеменнән кечкенә Эмильгә истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев