Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Парламент башлыгы визиты

Эш визиты белән безнең районда республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булып китте.

Фәрит Хәйрулла улы Бәйрәкә авылында яңа төзелеп беткән "Батыр" спорт комплексын тантаналы ачуда катнашты. Җыелучылар алдында сәламләү мөрәҗәгате белән район башлыгы Рөстәм Нуриев чыгыш ясады. Ул авылда яшәүчеләрне куандырган бүләк өчен республика президенты һәм хөкүмәте адресына рәхмәтен җиткерде. Рөстәм Мидхәт улы, мондый яхшы матди-техник база булгач, Ютазы районы көрәшчеләре турында тиздән бөтен республика беләчәк, дигән ышаныч белдерде.
Бәйрәкәлеләр һәм бәйрәм кунаклары алдында чыгыш ясап, Дәүләт Советы рәисе Ф. Мөхәммәтшин президентның авыл җирендә яшәүчеләргә актив булышуын билгеләп үтте. Чөнки республикада яшәүче халыкның өчтән бер өлеше - авылда яшәүчеләр. Узган елда Рөстәм Миңнеханов Ютазы авылын төзекләндерүгә һәм Бәйрәкәдә спорт комплексын төзүгә акча бүлеп биргән. Әлбәттә, киләчәктә дә ярдәм итәчәк. Үзенең чыгышын тәмамлап, парламент башлыгы бәйрәкәлеләрне яңа спорт корылмасы белән котлады һәм көрәш келәмендә уңышлар теләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов милли көрәш буенча яңа тренер Илдар Алтынбаевка спорт комплексыннан символик ачкыч тапшырды. Дәрәҗәле кунаклар һәм авылда яшәүчеләр алдында, ниһаять, "Батыр"ның ишекләре ачылды. Биредә, уен залында, күркәм тамаша белән аларны "Ютазы йолдызлары" бию коллективы һәм күрсәтмә чыгышлары белән баскетболчылар каршы алды. Ә күрше залда үз көчләрен, куәтләрен һәм осталыкларын яшь милли көрәш тарафдарлары күрсәтте.
Мөхәммәтшин визиты район мәдәният йорты бинасында дәвам итте. Биредә Фәрит Хәйрулла улы сәнәгать предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты һәм II чакырылыш Ютазы район советының XXVIII утырышында катнашты. Көн тәртибендә бердәнбер сорау - муниципаль район башлыгының узган елда районның социаль-икътисадый эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнары турында отчеты торды. Рөстәм Мидхәт улы икътисад һәм сәнәгать үсеше, авыл хуҗалыгындагы уңышлар турында җентекләп бәян итте, районның мәгариф системасында, сәламәтлек саклауда, мәдәнияттә, халыкны социаль яклауда, яшьләр сәясәтендә һәм спортта үзгәрешләр турында сөйләде. Үзенең докладында Нуриев шулай ук төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт элемтәсе темаларын кузгатты.
Фикер алышуларда "АгроМир" җәмгыяте директоры Сирин Галиев һәм Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Хәкимова катнашты. Рәмзия Кәшиф кызы район торак пунктларында төзекләндерү, шулай ук күп балалы гаиләләргә бүленгән җир участокларына коммуникацияләр сузу мәсьәләсен күтәрде. Чөнки әлеге проблеманы бу гаиләләр мөстәкыйль рәвештә хәл итә алмыйлар.
Фикер алышуларда йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаган Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитет һәм район башлыгы эшен югары бәяләде. "Миңа сезнең район башлыгыгызның максатка омтылучанлыгы ошый, - дип мөрәҗәгать итте ул ютазылыларга. - Рөстәм Мидхәт улы авыл хуҗалыгы производствосы өлкәсендә белгеч булмаса да, аны барлык нечкәлекләренә кадәр өйрәнә һәм инде шактый компетентлы". Дәүләт Советы рәисе кайбер эшләп җиткермәүләрне дә билгеләп үтте. Мәсәлән, муниципаль власть авыл җирендә шәхси инициативага булышлык күрсәтү мәсьәләсендә бераз пассив, дип саный ул. Мөхәммәтшин авылда яшәүчеләрнең эшлекле активлыгы программасын үстерергә, моның белән авыллардагы тормышны сүндермәскә чакырды. "Сездә хәрәкәт бар, әмма сез тагын да күбрәк эшләргә сәләтле", - дип белдерде ул. Парламент башлыгы әйтүенчә, районда агролизинг буенча 25 кредит бирелгән, шул ук вакытта бу сан республика дәрәҗәсендә 32гә тигез. Өстәвенә, район бер генә лизинг-гранд та тапшырмаган. Гадел шелтәгә район башлыгы лидер позицияләренең берсен яуларга вәгъдә итте. Авыл хуҗалыгы темасын дәвам итеп, Фәрит Хәйрулла улы районда терлекләр санын саклап калырга мөмкин булуын, моның әһәмияте аз түгеллеген билгеләп үтте. Шундый ук динамика һәм нык торучанлык булганда, аның артуын озак көтәргә туры килмәс.
Парламент башлыгы ГРЭСны саклап калу мәсьәләсенә дә кагылды. Ул станциянең беренче энергетика объекты гына түгел, биредә югары квалификацияле белгечләр эшләвен, аларның эшсез калырга тиеш түгеллеген билгеләп үтте. Утырыш ахырында район советы депутатлары бертавыштан Р. Нуриевның отчетын кабул иттеләр. Шуның белән Фәрит Мөхәммәтшинның визиты тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев