Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Пенсия фонды исәп тотты

Узган атнада РФ Пенсия фонды ТР буенча бүлегенең Баулы һәм Ютазы районнары буенча Идарә хезмәткәрләре 2012 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.

Чара Баулы шәһәренең балалар сәнгате мәктәбенең концертлар залында узды. Анда безнең районда эшләүче Пенсия фонды бүлеге вәкилләре дә катнашты. Ютазы районындагы бүлек начальнигы Ильмира Абдуллина отчетыннан кайбер саннарга тукталабыз. Әйтик, безнең район территориясендә 2013 елның 1 гыйнварына 1040 иминиятләүче теркәлгән. Узган елда 145 иминиятләүче учетка куелган, 226сы - учеттан төшкән. 2011 елга караганда, былтыр иминиятләү взносларын түләүчеләр саны 81 кешегә кимегән, бу 7,2 процентны тәшкил иткән. 2012 елда түләнгән иминиятләү взнослары түбәндәгечә: мәҗбүриле пенсия иминиятләвенә 207 280 мең сум планлаштырылган булса, чынбарлыкта - 222 980 мең сум; мәҗбүриле медицина иминиятләвенә 43 624 мең сум планлаштырылган булса, чынбарлыкта - 47 680 мең сум. Чагыштырабыз: Баулы районында мәҗбүриле пенсия иминиятләвенә кергән взнослар 359 200 мең сумны, мәҗбүриле медицина иминиятләвенә 77 264 680 сумны тәшкил иткән.
Пенсия фонды эшчәнлегендәге иң мөһим күрсәткечләрнең берсе - ул бурычлар. Мисал өчен, 2012 елда безнең районда эш белән тәэмин итүчеләрнең иминиятләү взнослары буенча әҗәтләре 1982 мең сумга җыелган. Ильмира Салават кызы билгеләп узганча, "Кәрәкәшле" КХның 644 мең сум бурычы бар, кызганычка, предприятие бөлгенлеккә төшү сәбәпле юк ителгән һәм бурычны эзләп алу мөмкин түгел. Пенсия фондына "Алабакүл кирпеч заводы" ҖЧҖ - 787 мең сум, "Профиль-М" ҖЧҖ 339 мең сум бурычлы. Әҗәтле иминиятләүчеләр саны - 37, бурычлар 212 мең сум исәпләнә.
Докладчы район буенча уртача пенсия күләмен дә атады. Ул 2013 елның 1 гыйнварына 8735 сумны тәшкил итә (Баулыда - 8553 сум). Россия пенсио-нерларының хезмәт пенсияләре агымдагы елда ике тапкыр артачак. Беренчесе 1 февральдә - 6,6 процентка. Икенчесе, 1 апрельдә, РФ Пенсия фондына керемнәр үсешенә бәйле рәвештә, 3,3 процентка, диелде ки-ңәшмәдә. Социаль пенсияләр, ай саен түләнүче акчалар 1 апрельдән 5,1 процентка "үсәчәк". Шулай итеп, 2013 елда уртача хезмәт пенсиясе - 10,3 мең сум, социаль пенсия-ләр 6,1 мең сум тәшкил итәчәк. Августта эшләүче пенсионерларның да пенсияләре яңадан исәпләнәчәк. 2009 елның 1 гыйнварыннан башлап, россиялеләр булачак хезмәт пенсияләрен дәүләт катнашында да арттыра алалар. Россия Федерациясендә Пенсияләрне дәүләт софинанслау программасы эшли: пенсиянең туплау өлешенә взносларның бер өлешен гражданин үзе кертә, икенче өлешен - дәүләт. Программада катнашу өчен 412 кеше гариза биргән, 2012 елда 382 ютазылы взнос түләгән.
Киңәшмә ахырында җыелучылар каршында Татарстан Республикасы буенча Россиянең Пенсия фонды бүлеге начальнигы, ТР буенча Россия пенсионерлары союзы Региональ бүлекчәсенең контроль-ревизия бүлеге начальнигы Наил Сафиуллин чыгыш ясады. Ул хезмәт вазифаларын үтәгәндә күпьеллык нәтиҗәле һөнәри эшчәнлек һәм тырышлык күрсәткәне өчен персонифицировать ителгән учет, иминиятләү взносларын администрировать итү, иминиятләүчеләр белән эшләү һәм бурычларны түләттерү группасы җитәкчесе Фә-ридә Персидскаяга ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге идарәчесенең рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев