Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Подрядчыларга эшләрен төзәтергә туры киләчәк

Яз җитү, кар эрү белән, кагыйдә буенча, торак пунктларның барлык шыксыз урыннары ачыла. Төрле чүп-чар, асфальтка җыелган су, җимерек юллар һәм тротуарлар районның тышкы күренешен бизәми.

Алда торган төзекләндерү буенча эшләр турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары В. Хәбибуллин белән сөйләшәбез.
- Быел бюджеттан тыш чаралар хисабына Урыссу бистәсенең 20 йортын һәм алты балалар мәйданчыгын төзекләндерү планлаштырыла. Йортларны төзеклән-дерүгә - 9 миллион сумнан артык, балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә 1,5 миллион сум каралган. Урам яктыртылышын, тротуарларны, юлларны, зиратларны һәм башка объектларны тиешле дәрәҗәдә тотуга, яшелләндерүгә һәм башкаларга 4,5 миллион сум сарыф итү күздә тотыла. Якын көннәрдә юл чокырларын ремонтлау буенча алда торган эшләр күләме билгеләнәчәк. Узган елда җаваплылыгы чикләнгән "Юлчы", "Дорстрой" җәмгыятьләре район үзәгенең кайбер юлларына һәм ишегалларына асфальт җәйгән иде. Кызганыч, Урыссу һәм Шамкин урамнарындагы асфальт япмасының сыйфатын яхшы дип әйтеп булмый. Моннан тыш, Урыссу урамының 17 һәм 19 санлы йортлары ишегалларындагы асфальтка су җыела. Бу газон биеклеге юл дәрәҗәсеннән югарырак булуы, һәм эрегән суның юлга агып төшүе белән аңлатыла. Гарантия бурычларына ярашлы, подрядчыларга тәмамланып бетмәгән эшне үз хисапларына төзәтергә туры киләчәк.
Дүшәмбе көнне "Юлчы" ҖЧҖ төбәк әһәмиятендәге юлларны ремонтлауга керешкән. Бу, торак пунктлар эчендәге юллардан тыш, районның, гамәлдә, барлык юллары. Әгәр дә төп юл Иске Урыссу авылындагы кебек авыл җирлеге аша үтә икән, бу очракта шул ук чокырларны ремонтлау, яткан полицейскийларны һәм юл билгеләрен кую каралган. Ютазы авылының 100 еллыгын үткәрү кысаларында шактый чаралар үткәрү күздә тотыла. Мәсәлән, торак пунктның юлларына вак таш җәю каралган. Планнарда - авылда яшел үсентеләр утырту, Совет урамында ихаталарны буяу, хуҗасыз участокларны чикләү һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев