Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Һәр яклап файдалы

Быелгы ел безнең районда Велосипедчы елы дип игълан ителде. Ул күп санлы ютазылыларны массакүләм спортка җәлеп итүгә, аларның сәламәтлекләрен ныгытуга юнәлтелгән. Аның кысаларында соңгы көннәрдә ике велоузыш үтте.

Беренче велоузыш завод яшьләре арасында булды. Завод яшьләре комитеты рәисе Эльза Шәйдуллина хәбәр итүенчә, яшь активистлар башта кулларына чүп капчыклары тотып, бер сафка тезелеп Ык елгасы буен тәртипкә китерделәр. Аннары чүпне кагыйдә буенча утильләштерделәр. Соңыннан башкарылган эштән канәгать калып, велосипедларына утырып ял итәргә юнәлделәр. Велосипедта ярышлар, башка уеннар үткәрелде.
Тагын да масштаблырак велоузыш иртәгә Ютазы Кымыз белән дәвалау бистәсе - Азнакай маршруты буенча узачак. 50 чакрымлык дистанциядәге велоузыш стартына 23 катнашучы чыгарга тиеш. Күп кенә катнашучыга, аерым алганда, 16 велосипедчыга, велосипедларны район башкарма комитеты тәкъдим итте. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, узыш алдыннан барлык катнашучылар терапевтта ЭКГ күрсәткечләре белән медицина тикшерүе уздылар. Велосипедчыларны бөтен маршрут буенча "ашыгыч ярдәм", ЮХИДИ машиналары озата барачак. Шунысы куанычлы, яшьләр белән бергә велоузышта район җитәкчелеге, Урыссу үзәк район хастаханәсе, зур сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев