Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Раштуа гыйбадәте

Рус православие чиркәвенең иң әһәмиятле һәм зур бәйрәмнәренең берсе - Раштуа көне - 7 гыйнварны бөтен православие дөньясы билгеләп үтте. Бу уңайдан бәйрәм гыйбадәтләре барлык чиркәүләрдә узды.

Йөзләрчә православие динен тотучы ютазылылар 6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә Урыссу бистәсенең Изге Николай храмына җыелдылар. Биредә алар төнге Раштуа гыйбадәтендә катнаштылар, аны храмның настоятеле Роман атакай алып барды. Православие бәйрәмендә башкарма комитет җитәкчесе Андрей Подовалов та катнашты. Ул приход кешеләрен якты Раштуа бәйрәме белән котлады һәм аларга нык сәламәтлек, максатларының тормышка ашуын һәм иминлек теләде. Хак Тәгаләгә гыйбадәт кылганда, һәр приход кешесе Раштуа төненнән кечкенә булса да могҗиза көткәндер, мөгаен. Һәм ул һичшиксез булачак. Ышанырга гына кирәк.

Раштуа җиткәч, христианнарның бәйрәм алды посты тәмамланды. Шуңа күрә христианнар бер-берсен Раштуа бәйрәме белән генә котлап калмады, ә бик теләп сыйландылар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев