Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район башлыгы алдынгы комбайнчыларга акчалата бүләк тапшырды

Үткән сишәмбе, 13 августта, район башлыгы Рөстәм Нуриев ашлык уру комбайннары механизаторларын матди стимуллаштыру кысаларында 300 тоннадан артык ашлык суктырып алган комбайнчыларга акчалата бүләк тапшырды.

Район җитәкчелеге вәкилләре белән без "Кәрә-кәшле", "Таң", "Нәбиуллин И. М." һәм "Вафауллин А. А." хуҗалыклары басуларында булдык. Район кунакларын очсыз-кырыйсыз икмәк басуларында озатып йөрү өчен безне әлеге коллективларның җитәкчеләре каршылады. Офык артындагы комбайннар белән бергә комбайнчыларга куанычлы хәбәрне күктә сайраган тургайлар да җиткерә иде сыман. Менә алар бүгенге көн каһарманнары! Йөзләрен тузан баскан һәм кояшта каралган җирбагарлар район башлыгы кулларыннан тыйнак бүләкне елмаеп кабул иттеләр. Нуриев игенчеләр хезмәтен хөр-мәтләү йөзеннән аларның кытыршы кулларын кысты һәм изге теләкләрен җиткерде.
"Нәбиуллин И. М." КФХ-да акчалата премиягә механизатор Әнәс Вилданов лаек булды. Ул 12 августка 304 тонна иген суктырып алган. Крестьян-фермер хуҗалыгының башлыгы безгә 47 гектарда чәчелгән солы басулары турында яхшы хәбәр җиткерде - гектардан 29 центнер уңыш алынган, урып-җыюда дүрт комбайн мәшгуль. Бер яңа комбайнны биредә узган елда сатып алганнар, икенчесен - быел. Өстенлекле бурычлар арасында - орлык фондын яңарту.
"Таң" ҖЧҖда акчалата бүләк белән конверт Фирданис Гәрәевкә (377 т) һәм Рөстәм Абдуллинга (328 т) тапшырылды. Котлауларны комбайнчылар сабан арпасы басуларында кабул итеп алдылар. Бүгенге көнгә культураның барлык 58 гектары җыеп алынган. Урып-җыю эшләрендә дүрт ашлык комбайны мәшгуль. Солы, арпа һәм бодай орлыклары югары продуктлылыкта. 2014 ел уҗымы өчен "Волжская качественная" бодаеның элиталы орлыкларын сатып алу планлаштырыла.
"Вафауллин А. А." КФХда котлауларны Владимир һәм Сергей Винокуровлар кабул итеп алды, алар 304 һәм 312 тонна иген суктырган. Әлеге авыл хуҗалыгы коллективы комбайн паркын тулысынча яңарткан. Уҗым арышының уңышы - гектардан 30 центнердан артык. Моңа элита сортлы орлыкларны файдалану булышлык иткән.
"Кәрәкәшле" ҖЧҖда район башлыгының акчалата призына Нәфис Миңнегалимов (450 т) һәм Нәфис Хәйдәров (300 т) лаек булдылар. Без икмәк басуларына килгән вакытта 105 гектардан сабан бодае турыдан-туры урыла, шул ук вакытта комбайннар арпа теземнәрен җыюда да мәшгуль иде. Хуҗалык җитәкчесе сүзләре буенча, уңыш яхшы, эштә тоткарлыклар юк.
Иң мөһиме, дип басым ясады барлык игенчеләр, көннәр аяз торсын. Ә җирбагарларны бүләкләү киләчәктә дә дәвам итәчәк, үз премияләрен Тукай исемендәге, "АгроМир", "Игенче" һәм "Уңыш" җаваплылыклары чикләнгән җәмгыятьләр комбайнчылары кабул итеп алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев