Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район башлыгы Балалар думасы вәкилләре белән очрашты

Рөстәм Нуриев: "Начар инженерга караганда, эшенең остасы булган эретеп ябыштыручы яхшырак" Күптән түгел район башлыгы Рөстәм Нуриев түгәрәк өстәл артында район Балалар думасы вәкилләре белән очрашты, анда бүгенге көннең актуаль мәсьәләләре тикшерелде.

- Яшьләр белән очрашу һәрвакыт конструктив, чөнки алар авыр мәсьәләләрне җиңел күтәрәләр,- дип үзенең әңгәмәсен башлады Нуриев. - Моны урта яшьтәге кешеләр турында әйтеп булмый - алар күпчелек очракта эндәшми калырга тырышалар: бер сүз әйтсәләр, икесен әйтмичә калдыралар. Шуны ассызыклыйм, без ничек кенә үз игътибарыбызны хәл итү таләп иткән сорауларга юнәлтмик, район халкының тормышы яхшыра бара. Агымдагы елда гына да шәхси йортлар төзүгә сигез мең квадрат метр җир файдаланылган һәм шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу - уртача табышлы кешеләр. Яшьләрне җәлеп итүче Казанны гына алыйк, шәхси йорт төзүчегә җир участогы биредә биш миллион сумга төшәчәк, ахыргы чыгымнар турында әйтеп тә тормыйм. Әгәр дә сезнең арада кемдер булачак фәннәр докторы икән, әлбәттә инде, мегаполис идеяләрне тормышка ашыру өчен кызыксындыргычрак. Инженерлар исә бүген районның барлык өлкәләрендә диярлек таләп ителә. Ягъни, биш-алты елдан соң да туган төбәгегезгә сезнең белем предприятиеләрдә дә, муниципалитетта да, авыл хуҗалыгында да таләп ителәчәк. Өстәвенә, яшәү өчен табигате дә ямьле. Бездә Иске Урыссу, Какылы Күл, Ташкичү кебек Урыссу бистәсенә якын авыллар бар, алардан район үзәгенә кадәр велосипедта берничә минутлык юл. Кыскасы, уңайлы шәхси йортта яшәү һәм оста эретеп ябыштыручы булу, начар инженер булуга һәм шәһәрдә кеше фатирында яшәүгә караганда яхшырак.
Очрашуда сүз районда башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар турында барды. Аерым алганда, Урыссу бистәсенең яңа микрорайонындагы Яшьләр скверында балалар спорт мәйданчыгы төзү күздә тотыла: футбол һәм волейбол кыры өчен нигез инде әзер, тиздән җайланмалар кайтарылачак. Якын киләчәктәге бурыч булып әлеге микрорайонда балалар бакчасы төзү тора, аннан соң мәктәп сафка бастырылачак. Укучыларны экология мәсьәләсе дә кызыксындырды. Нуриев бу уңайдан әйләнә-тирәне пычратучы нәрсә - ул автомашиналарның атмосфераны выхлоп газлары белән зарарлавы диде.
- Бәлки Баден-Баденда яки Сан-Тропеда эшкә яки икмәк кибетенә берничә йөз метрны автомобиль төтененнән башка узарга тырышалардыр, - диде ул, - әмма безнең агайда ниндидер масаючанлык нык сакланган әле - күрше йортка булса да үз "атыңда" барырга кирәк. Һәм шулай ук Казанны һәм Урыссуны чагыштырып, ышанычлы рәвештә әйтергә була - экология бездә шактый яхшырак. Предприятиеләргә, аерым алганда, химия заводына килгәндә, беренчедән, аларның эшләве районга мөстәкыйльлек бирә: бу заводлардан башка тулаем территориаль керем кимиячәк, икенчедән бүген бер генә җитәкче дә экология таләпләреннән тайпылмый - үзеңә кыйммәткәрәк төшәчәк. Аннары башка илләр практикасы күрсәтүенчә, милләт производстводан башка деградация хәленә төшә. Уникаль һава чистарткыч - яшел үсентеләр. Шуңа күрә без бүген районны яшелләндерү өстендә эшлибез: якын көннәрдә, мәсәлән, ике мең яшь агач утыртылачак.
Күрше Октябрьский шәһәренә студентлар автобусы маршрутын ачу, урамнарны яктырту, "Гайдарка" балалар мәйданчыгында яшь әти-әниләрнең спиртлы эчемлекләр куллануы, яшьләр үзәге өчен бүлмә бирү, район сәнәгать предприятиеләренең берсендә дублер көне уздыру, район үзәгендәге һәйкәлләрне реставрацияләү - район башлыгы белән очрашуда яшьләр күтәргән сораулар шундый булды, һәм барысына да конструктив җавап алынды. Шул ук "Гайдарка"да, мәсәлән, исерткеч парлары астында вакыт уздырырга яраткан хулиганнарны тынычландыру максатында видеокүзәтү камерасын кую тәкъдиме уңаеннан район башлыгы түбәндәгечә җавап бирде:
- Камераны куярга була, әмма ул яшьләрне төрле допинглар кулланудан туктату чарасы түгел. Күпмедер дәрәҗәдә совет идеологиясе алкогольне, шул исәптән производствода да, куллануны пропагандалады. Җитәкченең төрле очрашулар барышында спиртлы эчемлекне мул куллануы һәм исермәве дәрәҗәлелек санала иде. Һәм көнкүрештәге эчкечелек - туктаусыз туган көннәрне билгеләү, яңа елны, соңыннан иске елны каршылау гадәти нәрсәләр булды. Сәбәбе - ясалма стимуляторларны узып та шатлык һәм бәхет хисен тою мөмкинлеге турында күзаллаулары булмау. Ә алар, әйтергә кирәк, сәламәтлек югалтудан һәм кәефсез рәвештә чынбарлыкка әйләнеп кайтудан башка бернәрсә дә бирмиләр. Бүген хөкүмәт дәрәҗәсендә мондый мәҗлесләрдән читкә китәләр. Һәм яшьләребез якын киләчәктә ясалма шатлыкларның табигыйлары булмаудан, фикер ярлылыгыннан икәнлеген аңлауга үзләре киләчәк. Сноубордлар, роликлар, мобиль мотоцикллар, карда йөрү автомобильләре, тау чаңгылары, велосипедлар, сәяхәтләр - бу яшь организмны адреналин белән тәэмин итү чаралары, һәм аларны һәркем куллана ала.
Ахырда Нуриев кешенең җинаятьчелек психологиясе төзекләндерелгән йортларда, урамнарда өстенлек итүдән туктавын ассызыклады. Шуңа күрә, йорт яны территорияләрен ремонтлауга республика акчасын файдалану район җитәкчелеге өчен өстенлекле булган. Дөрес, диде ул, акчаның бетә торган үзенчәлеге бар һәм барлык ишегалларының да төзекләндерү программасына кермәвенә аңлы карашта булырга кирәк - һәр нәрсәнең - үз вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев