Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район башлыгы җәмәгать оешмалары вәкилләре белән төзелеш, төзекләндерү һәм авыл хуҗалыгы турында сөйләште

Ел ахырына җәмәгать терлеген 13 мең баштан да артык итү, биш-алты ел дәвамында яңа технологияләрне интенсив рәвештә авыл хуҗалыгы производствосына кертү, төзелешләр алып бару, төзекләндерү...

Күптән түгел үз бүлмәсендә узган очрашу барышында район башлыгы Рөстәм Нуриев әлеге һәм башка бурычларга җәмәгать оешмалары вәкилләренең игътибарын юнәлтте. Чара, кабул ителгәнчә, элек контрольгә алынган сорауларның үтәлеше турында мәгълүматтан башланды. Аларның барысы да чишелгән дип әйтеп булмый. Әйтик, "Маяк" һәм "Восток" ширкәтләре өчен кайбер йортларда мәгълүмати күрсәткечләрне - йортлар нумерациясен, урамнар исемнәрен, шулай ук йортларның подъезд ишекләре өстендә фатирлар нумерациясе белән алтакта кую әле һаман зарури булып кала. Идарә итүче компания һәм "Удача" ТМШ бу җәһәттән үрнәк: алар хезмәт күрсәткән йортларда "ашыгыч ярдәм" машинасы да, почтальоннар да югалып калмаячак. Якын киләчәктәге планнарда - Солнечный микрорайонына газ кертү (сүз уңаеннан, биредә Әпсәләм комбинаты үз эшчеләре өчен 38 шәхси йорт төзүне планлаштыра), мемориаль комплексны ремонтлау, бала тудыру бүлеге бинасында (ул хастаханә комплексына күчәчәк) сәнгать мәктәбе булдыру, промплощадка территориясендә Чиләбе заводларының берсенең структур бүлекчәсенә участок тәкъдим итү, Урыссу бистәсендә күп фатирлы йортлар төзү...

Җәмәгатьчелек вәкилләре, үз чиратларында, Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләреннән арындыруда катнашучылар истәлегенә куелган обелисктагы язманы яңарту зарурлыгына, кайбер белем бирү учреждениеләре биналары артында үсүче каракурага юнәлттеләр. Әлеге һәм башка сораулар контрольгә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев