Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район буенча Яңа елда алар беренче

16 гыйнварда яңа елда беренче гаилә теркәлде.

Бу көнне үз язмышларын димтамаклылар Айзат Сәлимшин һәм Екатерина Медведева бер җепкә бәйләде. Үз хисләренең ныклыгында яшьләр шикләнми, чөнки алар вакыт сынавын үткән. Яшьләр үсмер чакларыннан таныш булуларын ассызыклый. Гаилә коручылар бер мәктәптә белем алган, тик Айзат өч сыйныфка алданрак укыган. Башта бер-берсен мәктәп коридорларында гына күргән булсалар, зурайгач, очраша башлыйлар. Берничә ел дәвамында, гомергә бер-берсеннән башка яши алмауларын төшенгәнче күрешәләр. Айзат Октябрьский шәһәрендә Эчке эшләр министрлыгы системасында эшли, Екатерина - туган авылы кибетендә. Димәк гаиләнең матди хәле начар түгел. Загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова, яшьләргә гаиләләрен теркәү турында таныклык тапшырып, аларга үзләренең якты хисләрен бөтен гомерләре буена саклауларын теләде һәм быел беренче тапкыр өйләнешүчеләргә бу әһәмиятле вакыйга тантанасының истәлеге итеп "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегеннән бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев