Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район депутатлары яңа елга бюджет кабул итте

19 декабрьдә район советы рәисе, район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә II чакырылыш район советының XXXVII утырышы узды.

Утырыш эшендә, депутатлардан тыш, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, дәүләт көч структуралары җитәкчеләре, палаталар рәисләре, бүлек начальниклары, район сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Көн тәртибендә алты сорау каралырга тиеш иде: 2014-2016 елларга Ютазы муниципаль районының социаль - икътисади

үсеше прогнозы турында; 2014 елга һәм 2014-2016 еллардагы планлы чорга Ютазы муниципаль районы бюджеты турында; 2011-2015 елларга Ютазы муниципаль районының социаль-икътисади үсеш программасына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (докладчы - район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вадигуллин); 2012 ел 20 декабреннән «Ютазы муниципаль районының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 еллардагы планлы чорга бюджеты турында»гы 59 санлы II чакырылыш Ютазы районы советының XXVI утырышы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (докладчы - финанс-бюджет палатасы рәисе Салават Мөхәммәтов); Ютазы муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (докладчы - район советының юридик бүлеге начальнигы Руслан Рәкыйпов); 2012 елның 20 декабреннән "Ютазы муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы турында"гы II чакырылыш Ютазы районы советы XXVI утырышының 60 санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (докладчы архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Равшан Хәкимов).

Беренче сорау буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вадигуллин чыгыш ясады.

- Районның социаль-икътисади үсеше прогнозы нигезендә районның бюджет проекты эшләнә, ә аның күрсәткечләре урта сроклы перспективага район үсешенең максатлы ориентиры булып тора, - дип билгеләде ул үзенең чыгышында. - Районның гомуми икътисади үсешен чагылдырган төп күрсәткеч булып тулаем территориаль продукт тора. Быел ул 4 миллиард 866 миллион сум күләмендә бәяләнә. Тулаем территориаль продуктны формалаштыруда төп өлешне элеккечә Урыссу ГРЭСы, Урыссу химия заводы, «Электросоединитель", Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты, «Волма-Абсалямово», Урыссу электр-механика заводы, «Бетон+», Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе кебек предприятиеләр кертәчәк. Вадигуллин шулай ук хезмәт хакының прогнозланган үсешен җиткерде: әгәр узып баручы елда уртача хезмәт хакы 18 мең сумнан артык булса, 2016 елга ул 20 мең сумга кадәр үсәчәк һәм артыграк та булырга тиеш.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Салават Мөхәммәтовның район бюджеты турындагы чыгышында дефицитсыз бюджет кабул ителүе һәм физик затлар табышына салымнар аның әһәмиятле өлешен тәшкил итүе төп фикер булды.

Ахырда барлык сораулар буенча депутатлар тиешле карарлар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X