Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район газетасы торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле сорауларны яктырта башлый

Шуны исегезгә төшерәбез, әлеге рубрика астында без торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле сорауларны яктырта башлыйбыз һәм аларга тиешле хезмәтләрнең җавапларын бастырабыз.

- Без Тукай урамының 25 санлы йортында яшәүчеләр йортыбыз торышы уңаеннан борчылабыз, - дип бәян итә үз проблемасын яшәүчеләр. Беренче подъезд ягыннан бик нык нигез юешләнә: аның кирпечләре ярылган, коела... Салкын су басымы бик түбән, кичке вакытта икенче катта су өзеклекләр белән ага. Канализация системасы шулай ук авария хәлендә: гамәлдә көн саен чистарту өчен авария хезмәтен чакырабыз. 3 һәм 7 санлы фатирларда канализация исе тотрыклы саклана. Электр үткәргечләрен алыштыру таләп ителә... Подвал бүлмәсен яктырту системасы бөтен йортның янгын куркынычсызлыгына яный. 1959 елда файдалануга тапшырылган йортка капиталь ремонт ясалмады.

- Сезнең йорт күп фатирлы йортка капиталь ремонт үткәрү таләп ителгән йортлар программасына һәм Торак фонды мониторингы электрон системасына кертелде. Торак йорт комплекслы капиталь ремонтка мохтаҗ һәм 2015 ел программасына кертелгән. Күп фатирлы йортны капиталь ремонтның республика программасына кертү шартларының берсе булып торак милекчеләренең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычлары булмау тора, - дип җавап бирделәр инфраструктура үсеше бүлегендә.

Канализация системасын ремонтлау соравын Тукай урамы, 25 б адресы буенча яшәүчеләр дә күтәргән. Район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан имзаланган җавап түбәндәгечә:

- Йорт эчендәге канлизация системасын ремонтлау буенча 2014 елның мае планына кертелгән. Бердәм исәп-хисап үзәге мәгүлүматлары буенча, әлеге йортның бер фатирында фатирга түләү буенча бурыч бар.

Шуны искәртәбез, фатир хуҗаларына гомуми йорт милегенә сакчыл карау, торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләү, шәхси коммуналь хезмәтләрне исәпләү приборлары күрсәткечләрен тиешле оешмага җиткерү һәм идарә оешмаларының киләчәккә планнар тикшерелгән җыелышларында актив катнашу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев