Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район инвалидлар җәмгыяте командасы спорт фестивалендә катнашты

Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең җирле оешма командасы күптән түгел Казаннан кайтты. Ул анда инвалидларның спорт фестивалендә катнашты.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдән торган команда җитәкчесе Мария Ротанова сүзләренә караганда, фестиваль Татарстанның иң гүзәл табигать кочагында һәм күркәм фигыльле кешеләр янәшәсендә узган. "Байтик" сәламәтләндерү лагеры базасында сигез кешедән торган безнең район командасы күңел күтәренкелеге алган, киләчәккә яхшы кәеф туплаган.

Республика буенча җыелган 25 команда көч сынашкан, шашка, өстәл теннисы, армрестлинг, арбаны фигуралы йөртү һәм башка төрле ярышларда Ютазы командасы да бик теләп катнаша һәм нәтиҗәләре дә начар түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев