Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район җитәкчелеге Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы белән очрашты

Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы район җитәкчелеге очрашкан соңгы хезмәт коллективларының берсе булды.

Мондый чаралар гадәттә узган ел нәтиҗәләренә багышланган докладтан башлана. Хастаханәнең баш табибы Ренат Фатыйхов теге яисә бу күрсәткечләр буенча саннарга тукталды. Без аларның халыкта аеруча кызыксыну уятканнарына гына күз салабыз.

2013 елда хезмәт яшендәге кешеләрнең үлеменә китергән сәбәпләр арасында иң зур урынны кан әйләнеше системасы авырулары алып тора. 100 000 кешегә исәпләгәндә әлеге чирләрдән 201 авыру (ТР буенча 131), шул исәптән, миокард инфаркттан - 9,4 (ТР буенча - 17,9), инсульттан - 28 (ТР буенча -13,4), тышкы сәбәпләрдән - 140 (ТР буенча - 85), юл-транспорт вакыйгаларында - 14 (ТР буенча - 14), төрле шешләрдән - 84 (ТР буенча - 78), калган сәбәпләр буенча 430 (ТР буенча - 289) авыру үлгән. Яман шештән 2013 елда 42 кешенең гомере өзелгән, узган ел ахырына әлеге чир белән учетка 374 ютазылы куелган. Баш табиб социаль шартларга нигезләнгән авыруларны да саннарда китерде. Шулай ук 100 000 кешегә исәпләгәндә 28,1 (ТР буенча - 50,1) кеше туберкулездан, 130,9 (ТР буенча - 216,8) кеше психик авырулардан, 149,6 (ТР буенча - 183,2) кеше наркологик бәйлелектән, 18,78 (ТР буенча - 35) кеше сифилистан, 65,4 кеше ВИЧтан җәфа чигә. ВИЧ табылган 37 кеше узган ел ахырында учетка куелган.

Агымдагы елда безнең тормышка тагын бер чит ил сүзе - аутсорсинг килеп керде. Әлеге инглиз сүзе башка компания хезмәт күрсәтсен өчен производство функцияләре яисә бизнес-процесс күрсәтелгән килешү нигезендә оешманы тапшыру дигәнне аңлата.

- Быел без ятак кирәк-ярагы аутсорсингына күчтек, - дип аңлатты Ренат Фатыйхов. - Аның максаты: хуҗалык эшчәнлегендә икътисади нәтиҗәлелекне арттыру, чыгымнарны киметү, аутсорсингка тапшырылган эш төрләре һәм уңайлыкларның үтәлеш сыйфатын күтәрү, эшчәнлегебезне оптимальләштерү.

Әйтергә кирәк, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме буенча Урыссу хастаханәсе ятак кирәк-ярагы һәм махсус киемне арендалауга Cotton Way компаниясе белән килешү төзегән. ТР Президенты хуплавы белән 2012 елның апрелендә старт алган компания проекты халыкны социаль уңайлыкларның хәзерге заман дөнья стандартлары белән тәэмин итү буенча регион программасына ярдәм күрсәтүгә нигезләнгән. Агымдагы елдан хастаханәне компания югары сыйфатлы ятак кирәк-яраклары һәм аларны эшкәрткәндә заманча сәнәгать технологияләрдән файдалану хисабына тукыманың бик яхшы санитар иминлеген тәэмин итәчәк. Өр-яңа ятак кирәк-яраклары, шулай ук мендәрләр, одеяллар, матрацлар медучреждениегә элеккән авыруларга уңайлылык тудырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев