Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район механизаторлары лидерлар исәбендә

Бүген урып-җыю эшләре барышы буенча лидерлар исәбендә - Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыять.

31 июльгә биредә 385 гектарда бөртекле-кузаклы культуралар, шул исәптән, 160 гектар уҗым арышы чабылган һәм суктырылган. Хуҗалыкта хәбәр итүләренчә, бөртеклеләр уңышы әйләнәгә уртача 26,4 центнер тәшкил итә. Урып-җыю чорындагы уңыш һава торышына гына бәйле түгел - ул тулысы белән механизаторлар кулында. Әйтик, Рәмис Хәйдәров (рәсемдә сулдан иң кырыйда) New Holland ТС-56 комбайнында, Расыйх Хәйдәров (сулдан өченче) ДОН-1500 комбайнында, Айдар Бадыйков (уңнан өченче) "Акрос"та һәм New Holland СХ-6090 комбайны штурвалы артында Айрат Зәйдуллин санаулы көннәрдә уҗым арышын җыеп алдылар. Җирбагарларга бункерларын вакытында бушатуны КамАЗ шоферлары Альберт Герасимов (сулдан икенче) һәм Илдар Садыйков (уңнан иң кырыйда) тәэмин итте. Шуны билгеләп үтәбез, Айдар һәм Рәмис инде район башлыгы премиясенә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X