Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район мәктәпләрендә Сингапурча укыта башладылар

Әле күптән түгел генә районыбызга Сингапурдан килгән бертөркем укытучылар үзләренең укыту методикалары белән уртаклашып, районыбыз укытучыларын да өйрәтеп китүләре турында язган идек.

Менә әлеге уку нәтиҗәләре озак көттермәде, инде укытучыларыбыз методиканы берникадәр үзләштереп, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы белән Educare сингапур компаниясе арасында төзелгән килешү нәтиҗәсе буларак, үзләре дәрес бирә башладылар. Район мәктәпләренең күбесендә диярлек укучы парталары дүртәр кешегә исәпләнеп кушылып куелган (методика буенча дүрт укучы икешәр-икешәр капма-каршы утырырга тиешләр), укытучылар алган белмнәренең берникадәрен инде балаларга төшендерергә дә җитешкәннәр.

Шулай, узган атнада, Урыссу гимназиясендә район мәктәпләре укытучылары "сингапур" методикасын ничек төшенүләрен Сингапурдан килгән мистер Прагага күрсәттеләр, алган белемнәре белән уртаклаштылар. Күрсәтелгән ачык дәресләрдә "сингапур" методикасының өйрәтү структуралары кулланылган иде. Дәрес барышында "укучы-укучы" һәм "укучы-уку материалы" бәйләнеше күзәтеп барылды. Балалар парлашып эшләделәр, укытучы куйган сорауларга команда белән җавап бирделәр, гомуми нәтиҗәгә килделәр. Уздырылган дәресләр мәгариф бүлегенең "Информацион-методик үзәк" методистлары һәм сингапурдан килгән киңәшче белән тәгаенлап анализланды. Мистер Прага укытучыларга киңәшләрен бирде, дәрес структурасын төзегәндә нинди төп үзенчәлекләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.

- Укытучылар методика буенча беренче адымнарын ясыйлар, мин аларга дөресме-түгелме икәнен әйтмим, ә бары тик менә бу өлешен болайрак итәр идем, монда балалар белән болайрак эшләр идем, - дип үз фикерләрем белән генә уртаклашам, - диде Сингапурдан килгән кунак безнең сорауларга.

Урыссу гимназиясенең биология һәм химия укытучысы Роза Йонысова методика үзләштерү буенча, шулай ук фикерләрен җиткерде:

- Методика ошый, балаларны активлаштыра, бер-берсе белән якынайта, аралашырга өйрәтә. Бер үк әйберне берничә тапкыр кабатлап була, үзләрен-үзләре тыңларга өйрәнәләр, дәреснең кайбер структураларын үзләре өйрәнәләр.

Ә балаларның фикерләре төрлечә. Кемгәдер традицион методика якынрак булса, кемнәрдер сингапур методикасын үз итәләр. Әмма кайсы гына методиканы алма, бала алган белем беренче урында булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X