Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район пенсионерларына Өлкәннәр көне – озак көтеп алынган бәйрәм

Халыкара өлкәннәр көне якынлаша. Бу календарьда бер көн генә түгел, ә тулы бер декадник. Аның дәвамында картлар өчен бәйрәм чаралары оештырыла, түләүсез хезмәтләр күрсәтелә.

Безнең районда Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәләре, концертлар, хәйрия акцияләре уздырыла. Безнең сораштыру өлкән буын кешеләренә мондый игътибар югары бәяләнүен, алар йөрәгендә бу җәһәттән рәхмәт хисләре тууын күрсәтә.
Маһирә Афзалова:
- Мин үзебезгә тәкъдим ителгән барлык хезмәтләрдән файдаланмасам да, бу яхшы бәйрәм. Чәчтарашханәләргә, мәсәлән, мин йөрмим, әмма ярминкәләрдә булам. Күптән түгел базарга бәрәңге алырга барган идем, анда зур булмаган чиләккә 130 сум сорап торалар. Шуңа күрә ярминкәне көтәргә булдым. Анда, гадәттә, бәрәңге арзанрак була.
Зәния Насыйрова:
- Безнең өчен бу озак көтелгән көн. Бу яшьтә инде мин чәчтарашчылар хезмәте белән файдаланмыйм, ә ярминкәне түземсезлек белән көтәм. Быел миңа, мәсәлән, кәбестә һәм ит сатып алырга кирәк. Бәяләрме? Алар ярминкәләрдә кулай була.
Мәдинә Хәлилова:
- Безгә елына бер тапкыр булса да шундый игътибар күрсәтүләре бик күңелле күренеш. Әмма бүләкләрнең элекке еллардагы кебек булуын телисе килә, бәйрәм икәнлеге сизелсен, өстәлгә куярлык әйберләр - чәй, какао, куертылган сөт, конфетлар... булсын. Мин бюджет өлкәсендә, балалар бакчасында, 43 ел эшләдем, ә менә хәзер пенсиям бик кечкенә булуы кәефне төшерә. Бөтен акча дарулар сатып алуга китә, шуңа күрә акчаны экономияләргә туры килә. Ярминкәгә, әлбәттә инде, киләчәкмен, анда ит арзанрак булыр дип өметләнәм һәм чәчтарашханәгә дә барырга ниятлим.
Сүз уңаенда. Халыкара өлкәннәр көне, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карарына ярашлы, 1991 елның 1 октябреннән билгеләнеп үтелә. Россиядә 1992 елда Югары Совет президиумының "Өлкән яшьтәгеләр проблемалары турында"гы карары кабул ителде. Анда БМО тәкъдиме нигезендә 1 октябрь Өлкәннәр көне дип игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев