Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район спортчыларына фанфаралар яңгырады

"Энергия" стадионында "Спорт безне берләштерә" дип аталган масштаблы чара үтте. Анда районның иң яхшы спортчыларын хөрмәтләделәр.

Үзенә чакырып торган җырлар һәм күтәренке кәеф спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәме башлану турында хәбәр итте. Безнең спортчыларның республика спорт казанышлары маясына җыелган өлеше бәяләп бетергесез. Алып баручы тарафыннан игълан ителгән район спортчыларын белүгә викторина әлеге спортчыларның күпләрнең телендә булуы һәм алар безнең горурлыгыбыз икәнлеген тагын бер тапкыр исбатлады. Менә алар, тантана сәбәпчеләре, фанфаралар авазы һәм тамашачылар алкышы астында лимузинда стадионга керделәр һәм почетлы әйләнеш ясадылар. Алар артыннан шат күңелле балалар йөгерде. Күркәм, лаеклы тамаша. Спортчылар, кызыл юл буйлап үтеп, стадионның импровизацияләнгән сәхнәсенә бастылар. Тамашачылар бозда узышуда Россия кубогына лаек булган, Бөтенроссия ярышларында республика намусын күп тапкыр яклаган Илдар Гәрәевны, билбау көрәшендә Россия спорт мастерына кандидат, милли көрәш буенча ТР чемпионатларының күп тапкыр призеры, өлкән тренер Илдар Алтынбаевны; гер спорты буенча спорт мастерына кандидат, республика ярышларында күп тапкыр җиңүче, дөнья беренчелегенең көмеш призеры Артур Гыйльметдиновны; билбау көрәшендә спорт мастерына кандидат, бөтенроссия һәм дөнья әһәмиятендәге ярышларның бронза призеры Алия Бәдретдинованы; җиңел атлетика буенча республика һәм бөтенроссия ярышлары җиңүчесе Илнар Йосыповны; спорт мастерына кандидат, республика беренчелеге җиңүчесе, грек-рим көрәше буенча республика һәм бөтенроссия ярышларының күп тапкыр призеры Рөстәм Төхвәтшинны; билбау көрәше буенча спорт мастерына кандидат Илсур Кашаповны; чаңгыда узышу буенча республика ярышлары призеры Ирек Кариповны; гер спорты буенча спорт мастеры, тренер Ринат Усмановны; бокс буенча республика ярышлары призеры Илдар Гыйльметдиновны; күп тапкыр чаңгыда узышу буенча республика ярышлары призеры Раил Гайнетдиновны һәм ябык бинада 100 чакрымга узышта Россия чемпионатының көмеш призеры Азат Әхмәтдиновны көчле алкышлар белән каршыладылар. Алар яхшылардан яхшылары буларак мактау сүзләренә һәм акчалата бүләкләргә лаек булды. Бүләкләрне спортчыларга район башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырды.
Ярышларның актив химаячеләрен дә онытмадылар: район башлыгының рәхмәт хатына районда футболны үстерүгә булышлык иткән "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары" ҖЧҖ директоры Илһам Сафин, балалар футболын үстерүгә зур өлеш керткән "Электросоединитель" ААҖ директоры Рәшит Нәбиуллин лаек булды.
- Спорттагы казанышлар очраклы, кинәт кенә барлыкка килми, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Рөстәм Нуриев. - Спортчыны тәрбияләүдә нигез булып физик культура тора. Әмма массакүләм спорт - ул зур спортка трамплин гына түгел, бу милләтнең сәламәтлеге дә. Физкультура-спорт эшчәнлеге - алкогольгә һәм наркотикларга каршы иң тәэсирле чара. Шуңа күрә соңгы елларда без спорт объектлары челтәрен үстерүгә җитди игътибар бирәбез. Әмма спорт-сәламәтләндерү комплексын төзү, стадионны ремонтлау, бассейнны җанландыру - бу эшнең яртысы гына. Безнең өчен спорт объектлары гына түгел, спорт һәм физкультура белән мавыгучы кешеләр саны арту да әһәмиятле. Мин ышанам, безнең үсмерләр буш вакытларын спорт залларында үткәрсәләр, аларның шикле мавыгуларга вакытлары калмаячак.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов, барысын да спорт бәйрәме белән тәбрикләп, тренерларны бик яхшы эшләүләрен билгеләп үтте, район киләчәктә дә үз спортчылары, сәламәт кешеләр белән горурлана алсын өчен чын чемпионнар тәрбияләүләрен теләде. Акчалата бүләкләргә районның танылган тренерлары - бокс буенча - Владимир Добрин, гер спорты буенча - ТРның атказанган физик культура хзезмәткәре Роберт Вафауллин, билбау көрәше буенча - Рамил Касыймов, җиңел атлетикада - Рузил Файсханов, чаңгыда узышуда - ТРның физик тәрбия отличнигы Таһир Гыйздетдинов һәм грек-рим көрәше буенча Тимур Борһанов лаек булды.
Аерым тормыш позициясе булган кеше - каһарман, диелде сәхнәдән. Алар үзләре артыннан ияртергә, кешене позитив дулкынга көйләргә сәләтле. Яшьләр лидерлары адресына шулай ук иң яхшы теләкләр әйтелде, ә эшче яшьләр ассоциациясе активистлары заманыбыз каһарманнары дип аталды. Райондагы барлык чараларда актив катнашканнары өчен "Урыссу җылылык челтәрләре" яшьләр лидеры Вил Усманов һәм Урыссу үзәк район хастаханәсенең яшьләр лидеры Марат Гыйльметдинов махсус бүләк - велосипед белән бүләкләнде.
Район артистлары тәкъдим иткән концерт номерларының берсендә җырланганча, бәйрәмнән күкләргә дә эссе иде. Шуңа күрә энергия заряды алган тамашачыларга үз хис-тойгыларын дискотекада биюләр аша чагылдырырга тәкъдим ителде.
Сүз уңаенда. Районда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр - 5974 кеше. Бу районда яшәүчеләрнең гомуми саныннан (21 390 кеше) 28 процент. Спорт белән халыкның 33 проценты шөгыльләнә. Спортның грек-рим көрәше, бокс, йөзү, чаңгыда узышу, гер спорты, җиңел атлетика, футбол кебек төрләре аеруча үсеш алган. Районның спорт объектлары базасында республика, төбәк һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышлар үткәрелә. Район спорт объектлары - "Олимп" ССК, "Энергия" стадионы, "Батыр" спорт комплексы - Бәйрәкә авылында милли көрәшне үстерү үзәге, Ютазы авылында бокс залы, универсаль кортлар, спорт мәйданчыклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X