Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район сукырлар оешмасының үз бүлмәсе булды

Күптән түгел Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы Урыссу мәктәп-интернаты бүлмәләренең берсенә күчте.

Иҗтимагый оешмаларның бер-берсеннән аерылу мәсьәләсе күптәннән өлгергән иде. Һәм менә район җитәкчелеге оешма әгъзаларының үтенечен тормышка ашырды. Хәзер биредә атна саен "Сөйләүче компьютер" программасына өйрәтү буенча дәресләр уздырыла. Компьютерлар сатып алуда предприятиеләр һәм район җитәкчелеге булышкан. Сигез начар күрүче һәм бөтенләй күрмәүче Бөгелмәдән килеп өйрәтүче ТР мәгариф һәм тернәкләндерү үзәге вәкилләреннән дәресләр алалар. Рәфис Вафин сүзләре буенча, турыдан-туры дәресләргә алар күптән түгел генә күчкән, моңа кадәр компьютерларны көйләү буенча эшләр алып барылган. Текстлар җыю, орфография, музыка редакторлаштыру, Интернетка чыгу - болар һәм башка күп нәрсәләр оешма әгъзалары өчен мөмкин булачак. Иң мөһиме - теләк һәм вакыт, дип ассызыклады Вафин. Ул шулай ук мондый категориядәге гражданнар өчен районда компьютер сыйныфы булуы бик яхшы икәнлегенә басым ясады. Әмма идеалда мондый сыйныфның оешма җитәкчелеге - рәистән һәм секретарьдан аерым урнашуы мәгъкуль булыр иде. Аларның кешеләр килүе һәм телефоннан сөйләшү белән бәйле булган эшчәнлеге күпмедер дәрәҗәдә автономия таләп итә.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы рәисе Наталья Зиннурова исә үткәрелгән чаралар, оешма әгзаларының теге яки бу бәйгедәге уңышлары, түгәрәкләр эше турында сөйләде, авырлык белән хәрәкәт итүче кешеләр өчен йорт янындагы култыксалар һәм тротуарларның йөрергә уңайлы элементлар белән җиһазлануының зур ярдәм булуы турында сөйләде. Биредә Гөлнара Абильтарова макраме түгәрәген уңышлы алып бара икән. Сүз уңаенда, ул торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә һәм банк аша акча күчергәндә, күптән һәм ышанычлы рәвештә электрон хезмәтләр белән файдалана. Оешманың киләчәккә планнарына килгәндә, алар, Зиннурова сүзләре буенча, йөзү буенча төбәкара ярышлар, кышкы чорда - чаңгыда узышу спорт чарасы уздырырга җыеналар, Чаллыдагы дельфинарийга, концертларга барырга ниятлиләр икән. Кыскасы планнар - иксез-чиксез. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки бөтенләй күрмәүчеләр өчен дә актив һәм тулы кыйммәтле яшәү рәвеше әһәмиятле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев