Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район ветераннар активының очрашуы узды

Күптән түгел район мәдәният йортында ветераннар активының түгәрәк өстәл артында очрашуы узды. Аның барышында әлеге категориядәге гражданнарның тормышын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Үзенең чыгышында район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова конторльгә алынган мәсьәләләрне хәл итүгә тукталды, залдан яңгыраган сорауларга җавап бирде. Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту турында торак сәясәте буенча бүлек начальнигы Литфия Мөхәммәтҗанова мәгълүмат бирде. Аерым алганда, ул ветераннарны торак белән тәэмин итү РФ президентының "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында"гы Указына һәм 1995 елның 12 гыйнварыннан булган "Ветераннар турында"гы 5 санлы Федераль законга ярашлы тормышка ашырылуын ассызыклады.

-Торакка мохтаҗлар сыйфатында учетта 2010 елның гыйнварыннан 260 кеше тора иде, - дип билгеләп үтте Мөхәммәтҗанова. - Бу Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм әлеге сугыш инвалидларының гаилә әгъзалары. Шулардан торак сатып алуга субсидияне 238 кеше - 48 - Бөек Ватан сугышы инвалиды, 15 - әлеге сугышта катнашучы һәм 175 - әлеге сугышта һәлак булучы гаиләсе алды. Бүгенге көндә чиратта 22 ветеран тора - ике инвалид, өч - әлеге сугышта катнашучы һәм 17 - һәлак булучыларның гаилә әгъзасы. Үз участокларында 14 ветеран йорт төзегән, бер ветеран төзеп бетереп килә. Урыссу бистәсе яңа микрорайонының Восточный урамында 22 ветеран йорт төзегән. Пушкин урамындагы 103б санлы яңа йорттан тугыз ветеран фатир алган, Фәнис Кәримов урамындагы 1санлы йортта 16 ветеран тораклы булган. Шул ук урамда төзелүче 30 фатирлы йортта 29 ветеран Дәүләт инвестицион төзелеш идарәсе белән килешү төзегән һәм акча түләгән. Түгәрәк өстәл артында башка чыгыш ясаучылар да булды. Әйтик, район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова районның социаль-икътисади үсеше - башкарылган эшләр һәм якын киләчәккә бурычлар турында мәгълүмат бирде, пенсия белән тәэмин итү турында Пенсия фонды бүлеге начальнигы Ильмира Абдуллина таныштырды, санатор-курорт дәвалану турында социаль-яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев сөйләде.

Ахырда күптән түгел юбилейларын үткәргән район иҗтимагый тормышында актив катнашучылар билгеләнде. Район башлыгының рәхмәт хатлары белән Төзелеш урамындагы 4 санлы йорт җаваплысы Виктор Новиков һәм район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев