Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Район ЗАГСында елның йөзенче пары теркәлде

Бу көннәрдә районыбызның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2013 елның йөзенче парын теркәделәр.

Байлар авылыннан Эльнар Гәрәйшин һәм Түбән Кама шәһәреннән Айгөл Шәмсетдинова үзләренең йөзенче пар булуларына бик тә сөенделәр һәм шул вакытта гаҗәпләнделәр. Чөнки әти-әниләреннән, туган-тумачаларыннан алган котлаулардан тыш аларга район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм "Бердәм Россия" җирле сәяси партиясеннән дә истәлекле бүләк тапшырдылар. Саннар: Узган 2012 елда районда йөзенче пар 7 сентябрьдә теркәлгән булса, агымдагы елда 100 пар 13 сентябрьдә язылышкан. 2013 елның 1 сентябренә ЗАГС биргән мәгълүматларга караганда, районда 198 сабый дөньяга килгән, ә 2012 елның шул чорына бу сан - 203.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев