Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Районда 2014 елда яңа мәдәният йорты төзәргә һәм искеләренә ремонт планлаштырыла

Узган атнада авыл халкы, оешма һәм учреждение эшчеләре белән җыеннар дәвам итте. Шундый җыеннарның берсе район мәдәният йортында мәдәният йорты директорлары һәм китапханә эшчеләре белән узды.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильдар Хәҗиев җыелучыларны районның социаль-икътисадый торышы һәм узган елда район буенча нинди эшләр башкарылуы белән таныштырды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, узган ел азагында мәдәният бүлеге начальнигы да алышынган иде. Бүген бу вазыйфада Алсу Хөсәинова.

Инде алдагы саннарда язып үткәнчә республика программасы нигезендә районыбызда ике яңа мәдәният учагы төзелде. 2012 елда - Каразирек авылында төзелгән булса, узган ел Әбсәләм авылында. 2014 елда бу программа шулай ук дәвам итәчәк һәм яңа мәдәният йорты Кече Урыссу авылында төзеләчәк. Бүгенге көндә бинанын фундамент өлеше инде салынган. Елдан ел яңа биналар салынуга да карамастан калган авыллардагы биналарда да проблемалар җитәрлек булуы ачылды. Бүгенге көндә Иске Урыссу, Кәрәкәшле, Подгорный, Ютазы, Ташкичү авыллары мәдәният йортларының түбәләренә капиталь ремонт таләп ителә. Ә Урал авылында гомумән мәдәният учагы юк. Анда элеккеге мәктәп бинасын мәдәният йорты итеп ясарга да акча таләп ителә.

Әмма проблемалар белән беррәттән Ильдар Хаҗиев күңелле мәгълүматлар да җиткерде. Агымдагы елда 15 мәдәнит йортына яңа ноутбуклар алу планлаштырыла, чөнки кайбер мәдәният йортларында компьютер гомумән юк. Урыссу бистәсендәге музыка мәктәбенә яңа уен кораллары һәм балаларга чыгыш ясарга сәхнә киемнәре тегү дә каралган. Җитәкче булган проблемаларны бергәләп чишәргә сүз бирде. - Әмма бүген без бөтен авылда да берьюлы яңа мәдәният йортлары сала алмыйбыз. Булган учакларны саклап, ремонтлап, бергә-бергә эшләргә кирәк. Чөнки быел бит әле Республикада "Мәдәният елы" да, дип сүзен төгәлләде Хәҗиев.

Сүз уңаеннан: авылларда узган һәр җыен башланыр алдыннан район мәдәният йорты артистлары халыкның күңелен күрә, концерт программасы белән чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев