Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Районда АПК программасы уңышлы үтәлгән

Даими комиссияләрнең экология, җирдән файдалану һәм законлылык, регламент һәм җирлек советлары белән хезмәттәшлек буенча даими комиссияләрнең берләштерелгән утырышында район авыл хуҗалыгы тармагы үсеше программасының үтәлеше һәм закончалыклы актлардагы үзгәрешләр турында тыңланды.

2011-2013 елларга АПК үсеше программасының үтәлеше белән комиссия әгъзаларын район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марсель Зарипов таныштырды. Әлеге программа нигезендә техника һәм җайланмалар сатып алу юллары, финанслау чыганаклары билгеләнгән. Программаны төзегәндә башлангыч нокта булып авыл хуҗалыгында хезмәт хакын арттыру торган, бүгенге көндә ул үтәлгән. Сатып алынган техника аркасында уңыш җыеп алу вакытында һәм сыйфатлы башкарылган. Шуның белән бергә, дип билгеләп узды авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, җирбагарларга югары продуктлы орлык сатып алуга игътибар юнәлтү зарур. Программа гамәлдә булган чорда мөгезле эре терлек саны өч мең баштан артып киткән, терлекчелек биналарына реконструкция һәм капиталь ремонт ясалган, сөт саву процессы тулысынча механизацияләнгән, югары сортлы сөт сату күләме өч тапкырдан артып киткән. Әмма кадрлар кытлыгы прблемасын хәл итү мөһимлеге бар. Тулаем алганда, прогамма уңышлы үтәлгән дип кабул ителде.

Комиссия әгъзалары шулай ук Ютазы муниципаль районы Уставына һәм II чакырылыш Ютазы район советы XXVI утырышының "Ютазы муниципаль районын территориаль планлаштыру схемалары турында"гы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проектлары белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев