Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Районда эпидемиологик вәзгыять тыныч

Грипп һәм көчле респиратор вирус инфекцияләре буенча районда вәзгыять тыныч.

Табиб-эпидемиолог Шамил Гатин сүзләре буенча, бугенге көндә районда грипп белән чирләүнең бары бер очрагы гына теркәлгән. Ә менә көчле респиратор вирус инфекциясе симптомнары белән көн саен табибларга уннан артык кеше мөрәҗәгать итә, бу әлеге сезон өчен норма булып тора. Бүгенге көндә грипп профилактикасының төп ысулларының берсе булып вакцинация тора. Бу аеруча эпидемик куркыныч төркемдәге, ягъни башкарган шөгыльләре буенча күп санлы кешеләр белән элемтәгә керергә мәҗбүр хезмәткәрләр өчен әһәмиятле. Быел вакцинацияне җиде меңнән артык кеше үтте, дип хәбәр итте Гатин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев