Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Районда “Форпост” үзәге “Наркотиклардан башка тормыш” айлыгын үткәрә

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә интернат-мәктәп балалары һәм авыр тормыш вәзгыятендә калган балалар белән наркотиклар һәм алкоголь куллану нәтиҗәләре турында әңгәмә уздырылды.

Психотроп матдәләр куллануны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында, безнең республикада хәзерге вакытта "Наркотиклардан башка тормыш" айлыгы бара. Аның кысаларында безнең районда "Форпост" яшьләр формированиеләре үзәге директоры Джанна Волкова наркотиклар һәм алкоголь куллануның зарары турында куркынычлы төркем балалары белән әңгәмә үткәрде. Аларга наркотикларның начар тәэсире һәм спиртлы эчемлекләр җитештерү турында фильмнар күрсәтелде. Әңгәмә тәмамланганнан соң, үзәк директоры сөйләшү темасы буенча үз тыңлаучыларына мәгълүмат белән буклетлар таратты. Балалар сәламәтлек өчен файдалы соклар белән дә сыйланды.
Наркотиклар һәм алкоголь зарары турында әңгәмәне Джанна Волкова шулай ук Урыссу гимназиясенең 8-11 сыйныф укучылары белән дә уздырды. Атна дәвамында бистәнең калган уку йортларындагы балалар да танышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев