Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Республика көнендә Кече Урыссу авылында күп функцияле үзәк ачылды

Районда Республика көнен бәйрәм итү Кече Урыссу авылында күп функцияле үзәк ачудан башланды.

Республика программасы кысаларында тергезелгән яңа бинаны ачу тантанасына җыелган мәртәбәле кунаклар - район башлыгы Рөстәм Нуриев, башкарма комитет җитәкчесе Андрей Подовалов, ут күршебез - Туймазы районы һәм шәһәре башлыгы Айдар Суфиянов, Урыссу бистәсе депутаты Ирек Салихов һәм башкаларны кечеурыссулылар ипи-тоз һәм якты йөз белән каршы алдылар. "Сөембикә" ансамбле барлык тамашачыларга иң матур биюен бүләк итте.

Республика көнендә республика бүләге алуга ирешкән Кече Урыссу авылы халкын сәламләгән Рөстәм Нуриев, районда өченче булып төзелгән әлеге мәдәният йортының нәкъ менә әлеге җирлектә куелуы очраклы хәл түгел, дип хәбәр итте: "Кече Урыссу авылында бердәм булган, тырыш халык яши. Сезнең җирлектә утыручы Тукай исемендәге агроколлектив та үз фидакарьлеге белән район икътисадын ныгытуга саллы өлеш кертә. Шуңа күрә безнең дә үз чиратыбызга сезгә күңелле мизгелләр тудырасыбыз килде. Хәзер инде әлеге бина эчендә җыр-моң авазлары астында тормыш һәрвакыт кайнап торсын, дип кенә теләргә кала".

Тантананың иң тарихи мизгеле - күп функцияле үзәк ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы район башлыгы Рөстәм Нуриевка, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиевка, яңа бинаны тергезгән "Йолдыз" оешмасы җитәкчесе Нәҗип Латыйповка бирелде. Мәдәният йортына узган халыкны фойеда җирле рәссам Камил Ибраһимов төшергән картиналар күргәзмәсе каршы алды. Тамашачылар залына узган авылдашларын Тукай исемендәге җәмгыять директоры Әсгать Абдуллин бу көнгә туры килгән икеләтә тантана белән тәбрикләде һәм, өй туе белән котлап, биш комплект сәхнә костюмы бүләк итте.

Ә бу вакытта район үзәге - Урыссу бистәсенең Энергия стадионында бәйрәм кызганнан-кыза барды. Күп санлы кунаклар каршында район мәдәният йорты артистлары, авыллардан килгән һәвәскәрләр, "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле үзләренең иң дәртле җырлары, иң якты биюләре белән чыгыш тоттылар. Мәдәният елы кысаларында районның иҗат коллективлары катнашындагы әдәби-музыкаль композиция дә Ютазы җиренең күп кырлы талантларга бай булуын тагын бер кат раслады. Бәйрәмнең кульминациясе стадионга районның беренче шәхесләре кайтып җиткәч башланды. Бүгенге тантана өчен якташыбыз Николай Гребенюк махсус язган җыр астында башкарылган "Йортларыгызда тынычлык булсын!" вокаль-бию композициясе һәрбер тамашачының йөрәгенә барып җиткәндер. Шулай булмаса, ул аны кайнар алкышларга күммәс иде.

Мәйдан уртасына бәйрәм белән котлар өчен район башлыгы Рөстәм Нуриев, "Ядран Ойл" җәмгыяте директорлар шурасы рәисе Ирек Салихов, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов чакырылдылар.

- Бүгенге бәйрәм безне, милләтебезгә, динебезгә, яшебезгә, җәмгыятьтә тоткан урыныбызга карамастан, үзара якынайта. Без бай тарихлы, уңдырышлы җиребез белән горурланып кына калмыйбыз, аңа нигез салган борынгы буыннарыбызга хөрмәт белән карыйбыз. Хәзерге Татарстанда иҗат итәргә, алдынгы фикерләреңне чагылдырырга, сәләтеңне ачарга мөмкинлекләр зур икән, көндәлек киеренке, фидакарь хезмәт нәтиҗәсе бу. Республикабыз бүген, сәнәгатьчелекме, авыл хуҗалыгы, мәгариф, медицина буенча булсынмы, алгарыш кичереп яши икән, монда безнең райондашларыбызның да өлеше бар: Ютазы - бик күп талантлы шәхесләр үстергән, аларга канат куйган төбәк! Һәм мин иминлекне, рухи байлыкны өстен күреп, дуслыкта, татулыкта яшәүче күп милләтле дәүләтебезнең бер әгъзасы булуым белән горурланам! - дип чыгыш тотты Рөстәм Нуриев.

Башкала кунакларыннан Ленар Якупов ютазылыларны Республика көне белән шәхсән үз исеменнән генә тәбрик итеп калмады, ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатен дә җиткерде. Бүгенге, җөмһүриятебез тормышындагы иң мөһим бәйрәмнәрнең берсен булган Республика кәнен без киләчәккә ышаныч белән карап, каршы алабыз. Татарстанның икътисадый-финанс халәте тормышны тагын да сыйфатлы итүнең яңа стандартларын барлыкка китерергә мөмкинлек тудыра, диелгән иде Илбашлыгы телеграммасында. Ирек Салихов та үз чиратында район халкын, кайбер чит дәүләтләрдә барган хәрби низагларны күз уңында тотып, бүгенге тыныч тормышыбызның кадерен белеп, матди һәм рухи байлыкларыбызны саклап, аларны тагын да үстереп яшәргә чакырды.

Һәрбер бәйрәмнең асылы - ул хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, аларга мәдхия җырлау. Район башлыгына Урыссу балалар музыка мәктәбе укытучысы, "Истоки" халык ветераннар хоры җитәкчесе Ирина Иванаевскаяны "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелүе белән ихлас котлады. Рөстәм Нуриев кырык ел гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган Иске Каразирек балалар бакчасы тәрбиячесе Розалия Әхмәтова күкрәгенә "Мәгарифтәге уңышлары өчен" билгесен беркетте. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнгән Урыссуның 4 санлы балалар бакчасы мөдире Лилия Шафигуллина, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мактау грамоталары белән билгеләнгән Урыссу балалар музыка мәктәбе укытучылары Клара Галиева, Оксана Җәләева, Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музее директоры Гөлнара Хәмидуллина, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамотасы белән хөрмәтләнгән Тукай исемендәге җәмгыять савымчысы Әнисә Габитова, шул ведомствоның рәхмәт хатына лаек булган "Кәрәкәшле" җәмгыяте ветеринария табибы Гәүһәр Галимова, Ютазы район советы мактау грамотасы белән бүләкләнгән "СтройБетон" җәмгыяте директоры Светлана Ямаева ютазылыларның көчле алкышларына күмелде. Мәйдан түренә билбауларда көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчеге призерлары Алия Бәдретдинова, Гөлдәния Сәгъдиева, Лилия Муллагалиева, Эдуард Марченко чакырылдылар. Әлеге бир бирмәс көрәшчеләребезгә Рөстәм Нуриев Ютазы муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. Котлаулар церемониясен район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов дәвам итте. Ул бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңү яулаган Иван Колесниковка, шул ук ярышларда призер булган Иван Хвостовка, картинг буенча республика ярышларында җиңү яулаган Марат Хөснетдиновка район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. Ютазы муниципаль районы башлыгы турнирында җиңүгә ирешкән команда капитаннары Егор Сухорук, Владимир Ежов, Анна Нестеренко диплом һәм кубоклар кабул итеп алдылар. Үсмерләр арасында футболны үстерүгә саллы өлеш кертүче тренер Данияр Разаков та район башлыгының рәхмәт хатына лаек булды. Бәйрәм кичендә "Лаеклыларга - лаеклы бүләк" район бәйгесенең "Торак пунктлардагы үрнәк шәхси йорт" номинациясендә беренче урынга чыккан Иске Каразирек авылыннан Рәзимә Кашапова, "Күп фатирлы йортның үрнәк ишек алды" номинациясендә җиңүгә ирешкән Нина Гыйльметдинова бүләкләнде.

Республика көнен Ютазы районы халкы белән башкаланың эстрада йолдызлары - "Җырлы Казан" төркеме, "Ворожея» җыр ансамбле бәйрәм итте. Башкорт иленнән үк алып киленгән лазерлы шоу да тамашачыларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев