Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Районда яңа объектлар ачу тантаналарында Премьер-министры Илдар Халиков, Президент аппараты һәм Министрлар кабинеты хезмәткәрләре катнаштылар

Агымдагы атнада районга Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Президент аппараты һәм Министрлар кабинеты хезмәткәрләре эш визиты белән булып китте. Мәртәбәле кунаклар район территориясендә яңа объектлар ачу тантаналарында катнаштылар.

Спорт мәйданчыгы - хаҗәт объект

Район башлыгы Рөстәм Нуриев озатуында Премьер-министрның эш көне Солнечный микрорайонында универсаль спорт мәйданчыгы ачу вакыйгасыннан башланды. Безнең өчен, безнең халык өчен әлеге микрорайон оештырылуы, үсеш алуы бик мөһим. Биредә тергезелгән күп фатирлы йортларда районыбызның 57 ветераны яшәү шартларын яхшырта алды. Бу мәйданнардан җир участоклары сатып алып, шәхси йорт-җир тергезүчеләрнең шактыен яшь гаиләләр тәшкил итә. Аларның көнкүрешен тагын да уңайлы итү максатында тиздән биредә балалар бакчасы калкып чыгачак. Солнечный микрорайоны - зур булмаган бистәбезнең компактлы, ямьле бер үзәгенә әверелергә тиеш. Әлеге спорт мәйданчыгы да юкка гына монда урнаштырылмады, дип кереш сүзендә билгеләп узган район башлыгы, форсаттан файдаланып, безнеке кебек җыйнак торак пунктларга кадәр килеп җитә алган проектларны гамәлгә ашыручы республика Хөкүмәтенә рәхмәтен белдерде. Сүз Премьер-министрга бирелде.

- Без бүген сезнең белән ача торган спорт мәйданчыгы - проект буенча каралган мәйданчыкларның иң яхшыларының берсе. Әйтергә кирәк, универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы республикада очраклы тумады. Татарстан - Россиянең спорт башкаласы булып танылып кына калмады, ул узган елда Универсиаданы уңышлы үткәрә алды, киләсе елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, ә инде 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру хокукына ия булды. Ел саен Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә 800дән артык федераль һәм республика дәрәҗәсендәге спорт чаралары уза. Соңгы ике елда һәм быел тергезеләчәк мондый спорт мәйданчыклары республикада 222гә җитәчәк. Аларның күп санлы малайларга һәм кызларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә никадәр шатлык өстәячәген күз алдына китерә аласызмы?! Балалар кайдадыр караңгы почмакларда, подъездларда вакытларын заяга уздырганчы, әлеге мәйданчыкларда уйнасыннар, алар балаларның бәхетле авазларыннан тынып тормасын, - дип чыгыш тоткан Илдар Халиков, спорт мәйданчыгы белән танышты, түшәлгән ясалма үлән өстендә футбол, баскетбол уйнаучы спортчылар белән аралашты, алар ирешкән казанышлар белән кызыксынды.

Иртәгәсе көнгә йөз тотучы мәйданчык

Күптән түгел генә үз эшчәнлеген туктаткан Октябрьский базасы территориясендә тиздән гамәлгә керәчәк "URUSSU" инвестицион-сәнәгать паркында булганнан соң, районның яңа үсеш юллары табуына горурланып куясың. Район сәнәгать предприятиеләре продукциясеннән күргәзмә, район җитәкчелегенең әлеге территориядә яңа предприятиеләр оештыру турындагы уй-фикерләре белән танышкан Премьер-министр: "Бик яхшы проект", - дип бәя бирде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов белән "URUSSU" инвестицион-сәнәгать паркы "УТС" ҖЧҖ директоры Фәрит Бәшәровның инвестицион меморандумга имзалар салуы - зур әһәмияткә ия вакыйга булды. Әлеге килешү яңа предприятиеләр оештыруга һәм эшли торган җитештерү тармакларына тагын да үсеш бирү өчен инвестицияләр җәлеп итү юлы белән Паркны үстерүгә, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына яхшы климат тудыруга нигезләнгән. Ягъни, район башкарма комитеты тормышка ашырыла торган программалар кысаларында финанс ярдәме алу сораулары буенча консультация уңайлыклары бирүдә гарант буларак чыгыш ясый. Икенче як - Парк - буш җир участокларын һәм биналарны эшмәкәрлектә файдалану өчен тапшыра. Муниципалитетка караучы территориядә исә якын киләчәктә күп фатирлы йортлар тергезү күздә тотыла.

Бездә янәдән өй туйлары

Урыссу бистәсенең Ленин урамында төзелгән күп фатирлы йортны ачу тантанасына килеп җиткән Илдар Халиков әлеге йортта торак шартларын яхшыртучы алты ветеран белән улларча исәнләшеп чыкты. Халкыбыз Бөек Ватан сугышында җиңү яулавына 70 ел тулу алдыннан чал чәчле өлкәннәребезгә моннан да зуррак бүләк була ала микән?! Без мондый бүләк ясауны бик күп еллар элек башларга тиеш идек, дип билгеләп узган Премьер-министр, бүгенге күңелле вакыйга шаһиты булган халыкны яңа өй туйлары белән котлады: "Һәр торак пунктка бәяне менә шундый матур, якты йортлар санына карап бирәсең. Һәм без бүген төзүчеләргә зур рәхмәт әйтәбез, ә менә бу якты йорттан урын алган өлкәннәребезгә әлеге уңайлы шартларда тагын бик озак еллар яшәүләрен, ә яшьләргә дус, бердәм булып, балалар үстереп гомер кичерүләрен телибез". Ниһаять, көннең иң тантаналы, дулкынландыргыч мизгеле җитте. Яңа йорт ишегенә сузылган ал тасманы кисү хокукы республиканың Премьер-министры Илдар Халиковка, район башлыгы Рөстәм Нуриевка, 27 фатирлы инвестицион торак йорт төзегән "СтройБетон" ҖЧҖ генераль директоры Илдар Гәрәевка бирелде. Кунаклар яңа йорттан фатир алган Бөек Ватан сугышы ветераны толы 86 яшьлек Нургаян Латыйповага кунакка керделәр, өй туе белән котлап, кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

Ютазылылар һәрвакыт тотрыклылык өчен

ТР Премьер-министры ахырда район мәдәният йортында район активы белән очрашты. Халиков, республиканың социаль-икътисадый үсешенә тукталып, кыскача гына халыкара компания булып торучы зур предприятиеләр, әйтик, "Алабуга" сәнәгатьчелекнең махсус икътисадый зонасы, "КамоКристалТехнолоджи" замана заводы һәм башкаларның эшчәнлеге турында сөйләп узды. Республика халыкка тулы кыйммәтле яшәү шартлары тудыруга йөз тота. Татарстан, һәрвакыт үсеш сыйфатын яхшырту буеча чаралар күреп, һәр яшәүченең иминлеген, милләтләр арасындагы татулыкны кайгырта. Ютазылылар каршында чыгыш тоткан Халиков нәкъ менә шушы мәсьәләләргә басым ясады.

Үз чиратында район башлыгы Рөстәм Нуриев Ютазы районының актив төстә үсә торган муниципаль берәмлек булуын ассызыклады. Бу сүзләр сәнәгать тармагына да, авыл хуҗалыгына да, кече һәм эре эшмәкәрлеккә дә, халыкның иминлеген күтәрүгә дә кагыла.

- Экономиканың сәнәгать секторын үстерми торып, районның киләчәге турында сөйләп булмый. Шуңа күрә безнең бурыч - районда булган барлык ресурсларны нәтиҗәле файдалану. Торак тапшыру, авылларга су үткәрү, төзекләндерү, мәгариф һәм мәдәният объектларын ремонтлау, юллар төзү, социаль программаларны гамәлгә ашыру буенча район үз бурычын беренче чиратта республика ярдәме белән үти... Бүген халыкны барыннан да бигрәк торак-коммуналь уңайлыкларга тарифлар кыйммәтләнүе борчый. Бу очракта да, Илдар Шәүкәтович, мин Сезгә рәхмәтлемен, Сезнең булышлык белән Урыссу бистәсе халкының бәяләре нык арткан җылылык өчен субсидияләнү соравы уңай чишелеш тапты, - дип сүзен йомгаклаган Нуриевның чыгышында районның тагын үсәр өчен мөмкинлекләре зур булуы кызыл җеп булып сызылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X