Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Районда яңа прокурор

Район советының утырышлар залында республика прокуроры Илдус Нәфыйков районның яңа прокуроры белән таныштырды.

Ул - Россия Федерациясе генераль прокуроры әмере белән билгеләнгән Тимур Фатыйхов. Залга җыелган предприятие, хезмәт, бүлек җитәкчеләре, җирлек башлыклары каршында чыгыш ясаган Нәфыйков моңа кадәр районда прокурор булып эшләгән Рамил Гарифуллинның Нурлат районы прокуроры булып билгеләнүен хәбәр итте. Район башлыгы Рөстәм Нуриев аңарга документацияләр белән эшләүдә даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде, ул Гарифуллинның һөнәри сыйфатларын гына түгел, кешелеклелеген дә билгеләп узды. Сүзен йомгаклап, Нуриев яшь прокурор белән дә аңлашып эшләүгә өмет баглады, аларның икесенә дә истәлекле бүләкләр тапшырды.
- Безнең системада кадрларны алмаштырып тору ротация принципы белән эшләнә, - дип билгеләп үтте Нәфыйков. - Үз хезмәттәшем Гарифуллинга эшенә җаваплылык белән караганы, принципальлелеге өчен бары тик рәхмәт кенә әйтәсем килә. Яңадан билгеләнгән прокурор да үз вазифаларын җиренә җиткереп башкарыр, дип ышанам. Фатыйхов, яшь булуына карамастан, үзен тирән белемле белгеч итеп танытырга, җитди участокларда эшләп саллы тәҗрибә тупларга өлгерде. Элек ул Мамадыш районы прокуратурасы тикшерүчесе, Казан прокурорының махсус режимлы объектларында закон үтәлешен тикшерү буенча өлкән ярдәмчесе, Татарстан Республикасы прокуратурасының оператив-эзәрлекләү эшчәнлеген күзәтү бүлеге начальнигы урынбасары вазифаларын башкарды.
Тимур Фатыйхов үз чиратында белдерелгән ышаныч өчен рәхмәт әйтте. Ул яңа эш урынында зур үзгәрешләр кертү ягында түгеллеген, закон кысаларында эш алып баруга өстенлек бирүен хәбәр итте. Фатыйховка уңышлы эш көннәре теләп, ведомство башлыгы портфель бүләк итте. Бу көнне Татарстан прокуроры район гражданнарын да кабул итте. Райондашларны, нигездә, экология, сәламәтлекне саклау, сәүдә һәм авария халәтендәге торак белән бәйле мәсьәләләр борчыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев