Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Районның беренче сыйныфка баручы укучучыларына мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр

Быел Урыссу балалар паркында аз керемлеһәм тулы булмаган гаиләләрдән беренче сыйныфка баручы укучыларны хөрмәтләү чарасы аеруча тантаналы төс алды.

Бу беренчедән, бәйрәмнең үз мохите белән бәйле һәм ул матур, күңелле килеп

чыкты. Икенчедән, әлеге бәйрәмнең яхшы оешканлык белән узуына мәгариф өлкәсендәге күпчелек программаларны гамәлгә ашыру белән бәйле эшләр дә ярдәм итте, дип басым ясады үз чыгышында район башлыгы Рөстәм Нуриев.

- Авыл җирлекләрендә мәктәп автогбуслары борылып чыксын өчен мәйданчыклар әзерләү, район үзәген төзекләндерү, Ютазы мәктәбен һәм Урыссудагы 2,4 санлы мәктәпләрне капиталь ремонтлау, калган мәгариф учреждениеләренә косметик ремонт ясау - болар бөтенесе дә укытучыларга һәм укучыларга уңайлы шартлар тудыру өчен башкарылды.Моннан тыш, районда 2019 елга кадәр дәвам итәчәк мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын яңартуга нигезләнгән тагын бер программа эшли башлады. Аның кысаларында аш бүлмәсе кирәк-яраклары, пищеблоклар өчен электр плитәләре сатып алынды, тиздән мәктәп парталары кайта башлаячак. Әлбәттә, эш моның белән генә чикләнмәячәк, чөнки мәгариф учреждениеләре дөньякүләм сыйфат стандартларына җавап бирергә тиеш - бу вакыт таләбе. Күргәнебезчә, республика Хөкүмәте, шәхсән Президентыбыз тарафыннан күп санлы социаль программалар аша муниципалитетларга акчалата ярдәм күрсәтү өчен шактый чаралар күрелә. Республиканың чагыштырмача эре муниципаль берәмлекләр белән беррәттән безнең Ютазы районына да бертигез ярдәм күрсәтелүен аеручабилгеләп узасым килә. Ә инде белем бирү сыйфатына килгәндә, безнең укучыларыбыз үзләре ия булган иң яхшы сыйфатларны күрсәтә беләләр һәм аңа ирешү өчен алар сәләтле дә. Узган уку елында белем бирүгә игътибарны тагын да көчәйтү бәрабәренә без "кызыл" зонадан чыга алдык, - дип билгеләп үтте Нуриев.

Балалар исә бу көнне биеклектә булдылар: "Ютазы йолдызлары" ансамбле составында тәрбияләнгән булачак беренче сыйныф укучылары үзләренең иң яхшы биюләрен тәкъдим иттеләр, район мәдәният йорты артистлары сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр, Незнайка белән Знайка тамашачыларның күңелен күтәрделәр. Бик тиздән парта артларыннан урын алачак балалар үзләре дә "без хәзер дәү һәм көйсезләнмибез, без хәзер акыллы һәм бик тә тыңлаучан" дип кычкырып, шат тавыш белән шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмне оештыручылар әти-әниләрне дә "Тынычлыкта" калдырмадылар: балаларга белем туплауда ярдәм итәргә, дәфтәрләрдә бик тә мөмкин булган сызу-бозуларга аптырамаска ант иттерделәр һәм "икслы биремнәрне" чишү тәртибен кичекмәстән исләренә төшерергә кидәш иттеләр.

Тантана сәбәпчеләре - булачак беренче сыйныф укучыларының уку әсбапләре салынган букчаларны район, предприятие һәм хезмәт җитәкчеләреннән кабул итеп алуы - чараның төп бизәге булды. Сабыйлар зур портфельләрне көч-хәл белән күтәреп торсалар да, күзләрендә бәхет чаткылары биеде. Һәм әлеге сабыйлар мәктәп бусагасын атлап кергәч тә, озак елларга сузылачак уку елларында да бәхет дигән олы хистән мәхрүм булмасыннар.

Күбрәк фотолар - Фотогалереядә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X