Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Районның күп фатирлы һәм шәхси йортларның иң яхшыларын ачыкладылар

Узган атнада район үзәге Урыссудагы һәм авыл җирлекләрендәге күп фатирлы һәм шәхси йортларны карап йөргән комиссия иң яхшыларны ачыклады.

Күп фатирлы йортлар буенча иң яхшы ишегалдын һәм подъездны билгеләү буенча конкурста катнашуга заявкаларны идарә итүче оешмалар биргән иде. Һәрвакыттагыча, ике катлы йортлар чисталык һәм тәртип белән аерылып тора. Кагыйдә буенча, биредә "карт гвардия" вәкилләре яши. Әлеге тынгысыз җанлы затлар үзләренең матурлык һәм уңайлылык турында күзаллаулары буенча әйләнә-тирәләрен "иҗат итәләр". Бу подъездларда үскән гөлләр һәм баскычларга җәелгән келәмнәр, йорт яны территорияләрендәге чәчәк түтәлләре. Моннан тыш, алар төрле әйберләр - җәнлекләр, пальмалар, аккошлар, көзгеле күлләр һәм башка нәрсәләр ясарга оста, бу әлеге йортларда яшәүчеләрнең бай фантазиясе һәм осталыгы турында сөйли.

Урыссу бистәсенең шәхси секторын караучы район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Владимир Осин җитәкчелегендәге комиссия шәхси зәвыклары буенча ахитектур бизәкләрне генә түгел, йорт яны территорияләрен дә тиешенчә тотуны тикшерделәр. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел катнашучылар саны шактый арткан. Шуңа күрә элек "үрнәк" титулы бирелгән йортлар үрнәк булып калды. Әмма процесска яңа конкурсантлар җәлеп итү максатында, комиссия алар арасында урыннар билгеләмәде. Әлбәттә инде, йортлар янында чүп үләннәре һәм чүп-чар өемнәре булмауга, мәгълүмати күрсәткечләр, ягъни йорт исеме һәм йорт нумерациясе, чәчәкләр һәм яшел үсентеләр булуына игътибар юнәлтелде. Тулаем алганда, кешеләр матур яшәргә тырыша. Төзиләр, агачлар һәм куаклар утырта. Әмма! Урыссу бистәсендә төзек һәм тәртиптә тотылучы шәхси йортлар белән бергә, ничек дип әйтергә... Төзексез түгел, ә хуҗаларның үз биләмәләрен эстетик күзаллауларындагы проблемаларын раслаучы йортлар да бар. Әйтик, күзгә яшел үсентеләр кытлыгы ташланган Яр, Октябрьский, Шәрипов, Островский урамнары турында нәрсә әйтәсең? Бу җәһәттән йортлар яындагы җитешсезлекләр - төзелеш материаллары, ком, чуерташ, чүп үләннәре кебек кимчелекләр аеруча ачык күренеп тора...

Акбаш, Кече Урыссу, Яңа һәм Иске Каразирек кебек авыл җирлекләренә рейд сәфәре вакытында комиссия әгъзаларына Яңа Каразирек бик ошады. Дөрес, авылга кергәндә күрсәткеч юк, бу аның өчен минус (барлык авылларга кергәндә дә нормаль (ни җитте шундый түгел) авыл исемнәре язылган күрсәткечләр булырга тиеш). Әмма биредәге чисталык һәм тәртипкә тел-теш тидерерлек түгел. Урамнар киң, иркен, линейка белән сызган кебек тигез һәм бер генә чүп үләне дә юк. Барысы да чабылып тора. Йортлар төзек. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев сүзләре буенча Яңа Каразирек кешеләре йорт һәм ишегаллары территорияләрен бер-берсе белән ярышып төзекләндерәләр.

- Аларны гомумән гәҗәеп мобильлек аерып тора, алар өмәләр вакытында да җиңел кузгалалар, - дип мактый яңакаразиреклеләрне җирлек башлыгы. - Якын киләчәктәге планнарда - авылның паркын булдыру. Көзен биредә үсентеләр утыртачакбыз. Урамнарны да яшелләндерү зарур.

Дөрестән дә, әгәр Яңа Каразиректә утыртылган агачлар ныгып үсеп китсә, ул районның иң төзек торак пункты исеменә хаклы рәвештә дәгъва итә ала. Акбаш һәм Кече Урыссу авыллары шулай ук үз йөзләре булган зур торак пунктлар. Әйтик, Акбашта, инде ата-бабалардан ук калган бут ташы коймалары бар, ул авылның архитектур үткәненең бер өлеше. Табигый материал, күркәм. Кече Урыссу авылына килгәндә, ул гармонияле рәвештә табигатьнең үзенә кушылган кебек: авыл уртасындагы ярларында куәтле агачлар үскән елга эссе көннәрдә дә һаваны сафландыра.

Ә менә хәзер конкурс нәтиҗәләре турында. Урыссу бистәсендә күп фатирлы йортның төзек ишегалды булып Пушкин урамындагы 105 йорт яны территориясе (Идарә итүче компания) табылды. Аңа беренче урын бирелде дә инде. Икенче урында Славян урамындагы 18 йорт ишегалды ("Восток" ТМШ), өченче - Ленин урамының 16 йорт ишегалды ("Восток"). Яшьләр урамындагы 6 йорт ишегалды ("Восток") дәртләндергеч бүләккә лаек булды. Шуны искәртәбез, нәтиҗәләр ясаганда призлы урыннар бирелгән йортларда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булмавы исәпкә алынды.

Подъездлар арасында комиссия беренче урынны, бурычлылар булу сәбәпле, бирмәскә карар итте. Икенче урынны Пушкин урамындагы 77 санлы йорт подъезды ("Маяк") алды, өченче - Пушкин урамы буенча 87 санлы йорт подъезды (Идарә итүче компания) һәм дәртләндергеч бүләккә Ленин урамындагы бер подъездлы йорт подъезды лаек булды. Подъездларны һәм ишегалларын төзекләндерү буенча конкурста актив катнашулары, шулай ук торак-коммуаль хезмәтләр буенча бурычлары булмаганга комиссия Төзелеш урамы, 4 (бер подъездлы йорт), Горький урамы, 8 (икенче подъезд), Тукай урамы, 19 (беренче подъезд) һәм Пушкин урамы, 50 (бер подъездлы йорт) адреслары буенча йорт җаваплыларын бүләкләде.

Авыл җирлекләре буенча "Үрнәк торак пункт" номинациясендә беренче урын бирелмәде: нәтиҗәләр ясаганда, халыкның чүп чыгару предприятиесе белән килешүләр төзү төземәве исәпкә алынды. Шулай итеп, Яңа Каразирек авылы иң яхшы дип табылды һәм икенче урынны алды. Өченче урында - Кече Урыссу авылы һәм кызыксындыргыч бүләккә Акбаш торак пункты лаек булды. Эш барышында комиссия шәхси йортларны да билгеләп үтте. Әйтик, "Торак пунктларда үрнәк шәхси йорт" номинациясендә беренче урынны Иске Каразирек авылындагы 3а санлы йорт алды, икенче - Яңа Каразирек авылы Комсомол урамы буенча 46 санлы йорт, өченче - Тукай урамы буенча 24а санлы йорт (Иске Каразирек). Кызыксындыру бүләгенә Яшьләр урамы буенча, 3-1 санлы йорт (Кече Урыссу) лаек. Торак пунктларның шәхси йортларын төзекләндерүдә актив катнашулары өчен Акбаш авылы Ленин урамы буенча 11 санлы йорт һәм әлеге авылның шул ук урамындагы 18 санлы йорт, Пионер урамындагы 14 санлы йорт (Яңа Каразирек) хуҗаларын бүләкләргә карар ителде. "Урыссу бистәсендәге үрнәк шәхси йорт" номинациясендә беренче урынны Козин урамы буенча 26 санлы йорт алды, икенче - Киров урамындагы 23 санлы йорт, өченче - Декабристлар урамындагы 1санлы йорт. Кызыксындыргыч бүләккә Декабристлар урамындагы 3 санлы йорт лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев