Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Районның “Лаеклыларга – лаеклы бүләк” бәйгесе нәтиҗәләр чыгарды

Республика көне алдыннан районның инфраструктура бүлеге хезмәткәрләре "Лаеклыларга - лаеклы бүләк" дип исемләнгән бәйгегә нәтиҗәләр чыгардылар.

Шуны әйтергә кирәк, районыбызда, бистәдә матур, чәчәкләргә төренеп утыра торган йортлар аз түгел икән. Әлбәттә мондый нәтиҗәгә тырышып, тир түгеп кенә ирешеп була.

Беренче көнне комиссия әгъзалары бистәдәге күпфатирлы йортлар ишек алларын һәм подъездларны карап йөрсәләр, икенче көнне бистәдәге шәхси йортларны һәм бәйгедә катнашуга заявкалар килгән авылларда булдылар. Шулай итеп авыл җирлекләрен карап чыкканнан һәм комиссия киңәшмәсеннән соң, беренче урынга лаек булган авыл табылмады. Икенче урынны Каразирек авыл җирлеге (башлыгы Валиев Рамил), өченче урында Ютазы авыл җирлеге (башлыгы Рәмзия Хәкимова) һәм кызынсындыргыч бүләк белән Бәйрәкә авыл җирлеге (башлыгы Рәмзия Дәүләтханова) бүләкләнде. Авыл җирлекләрендә шәхси торак йортлар арасында беренче урын лаеклы рәвештә Ютазы авылыннан Молодежная, 11 урамында яшәүчеләр табылды, икенче Бәйрәкәдән 8 Март урамы 21 йортта, ә өченчедә, шулай ук Бәйрәкәдән Сельхозтехника, 9 адресы буенча яшәүчеләр алды. Кызыксындыргыч бүләкләргә белән Каразирек авылыннан Совет урамы, 4 йорт, Ютазы авылыннан Чкалов урамы 2 һәм 4 йортлар һәм Урыссудан Шамкин урамы 29 йортта яшәүчеләр бүләкләнде яшәүчеләр бүләкләнделәр.
Күпфатирлы йортларда үрнәк ишек алды - 2013 номинациясендә беренче урын Пушкин урамы 50 йорт ишек алдыныкы. Икенчедә Пушкин урамы 87 йорт, ә өченчедә Пушкин урамы 52 йорт. Шулай ук кызыксындыргыч бүләк белән шагыйрь Сирин урамы 19 йорт бүләкләнде. Ә менә күпфатирлы йортларда үрнәк подъезд - 2013 номинациясендә кайбер йортларда яшәүчеләр без киләсен белгән кебек алдан әзерләнгән иделәр. Комиссия кайбер подъездларны ике тапкыр (!) карап чыкканнан соң беренче урынга лаек дип Тукай урамы 19 йортның беренче подъездын тапты. Икенче урында шушы ук йортның икенче подъезды, өченчедә Төзүчеләр тыкрыгы 4 йорт, ә кызыксындыргыч бүләккә Горький урамы 8 йортның икенче подъезды ия булды.
"Үрнәк индивидуаль йорт - 2013" номинациясендә беренче урын Комсомольская 1б адресы буенча торучыларга, икенчедә Островского 52, ә өченчедә Ахунова 29 адресы буенча яшәүчеләргә.
Әйтергә кирәк, комиссия һәр номинация буенча да җентекләп эшләде. Каралган критерияләр буенча җиңүчене билгеләү бик үк җиңел булмады. Әлеге үрнәк йортлар кебек һәр йорт, подъезд яисә шәхси йортлар чәчәкләргә күмелеп яисә чәчәкләре булмаса да матур итеп чабылган, чиста булып торса үзегезгә дә, якын - тирәдәгеләргә дә күңелле булыр иде. Матурлыкны бергәләп тудырыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев