Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Районның яңа клуб һәм мәдәният биналарда тормыш кайный

Ерак авылларда мәдәният учреждениеләре төзү турындагы карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан өч ел элек кабул ителде. Бу вакыттан яңа клублар һәм мәдәният йортлары челтәрен төзү буенча республика программасы старт алды. Безнең районда проектны тормышка ашыру барышында шундый ике объект тергезелде.

Каразиректә яшәүчеләр өчен яңа мәдәният йортын ачу озак көтелгән вакыйга булды. Халкы 700 кешедән артык булган авыл җирлеге өчен үз мәдәният учагы булу - абруй мәсьәләсе генә түгел, ә тормыш ихтыяҗы да. Менә инде өченче ел яңа мәдәният йорты авылның мәдәни үзәге буларак әһәмиятле роль уйный. Мәдәният учагының иҗат коллективы алдында торган бурычлар җитди: һәрвакыт яңа эш формалары эзләү, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә җәлеп ителгән авылдашларына сыйфатлы һәм һөнәри хезмәт күрсәтү. Соңгы елларда тудырылган шартлар әлеге бурычны үтәргә мөмкинлек бирә. Яше дә карты да авылның мәдәни тормышында актив катнаша. Өлкән сыйныф укучылары Светлана Измайлова һәм Эдуард Марченко хореография буенча дәресләр үткәрә. Авыл халкын китапханә мөдире Флүзә Карипова һәм мәдәният йорты методисты Мәккә Хаҗиева җитәкчелегендәге «Сәйлән» һәм «Тамчылар» вокаль коллективлары үз чыгышлары белән куандыра, Хаҗиева кече сыйныф укучылары өчен «Оста куллар» түгәрәге дә алып бара. Каразиреклеләр модадан да калышмый. Мәдәният йортында үз эшен Сәкинә Садриева җитәкчелегендә фитнес клуб алып бара.

Узган елда тагын бер яңа мәдәният йорты Әбсәләм авылында сафка басты. Аның төзелеше ярты елдан артык вакытка сыйды. Проектка ярашлы, концерт залына йөзгә якын кеше сыя. Бер катлы бинаның гомуми мәйданы 500 кв. метрга якын. Төзелеш эшләре бәясе ун миллион сумнан артык тәшкил иткән. Мәдәният йортында шулай ук китапханә һм медпункт урнашкан. Яңа мәдәният йорты «Замандашлар» иҗат коллективын оештыру өчен этәргеч булган, аның сәнгать җитәкчесе - Наҗия Кубашева. Коллектив инде тамашачылар мәхәббәтен яулап өлгергән. «Звездопад» хореографик коллективында катнашучылар да тамашачыларны яңа сәхнәдә үзләренең биюләре белән бер генә тапкыр куандырмаган. Шулай ук авыл мәдәният йорты коллективы тарафыннан балалар һәм яшьләрне эстетик, патриотик һәм әхлакый тәрбияләү буенча эш алып барыла. Авыл халкы аеруча Әниләр көненә, Ватанны саклаучылар көненә, Яңа ел бәйрәменә, Халыкара хатын-кызлар көненә, Җиңү көненә багышланган чараларны ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев