Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Республика көне бәйрәмендә алдынгы райондашларны хөрмәтләделәр

Күптән түгел "Энергия" стадионы үз кунакларын бәйрәмчә бизәнеп каршы алды.

Ашыкмыйча гына үз урыннарына урнашучы яхшы кәефле тамашачылар, кулларына төсле шарлар һәм флагчыклар тоткан шат күңелле балалар, нәниләрне сокландырып күрешеп йөрүче плюш әкият персонажлары - биредә барысы да ютазылыларның Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәмгә, вакытларын күңелле уздырырга килүләре турында сөйли иде. Чара чынлап та анда катнашучыларның ышанычын аклады. Музыка һәм көчле алкышлар астында тамашачылар каршыннан районда яшәүче төрле милләт вәкилләре - татарлар, руслар, мордвалар, чувашлар, башкортлар узды.

Алар купшы милли костюмнарда тамашачыларны сәламләде һәм без аларны тупланганлык, дуслык һәм тынычлык гәүдәләнеше буларак кабул иттек.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев җыелучыларны районның финанс-хуҗалык эшчәнлеге, башкарылган эшләр һәм киләчәккә бурычлар белән таныштырды. - Әлеге бәйрәм безне яшькә, һөнәргә, социаль хәлгә һәм милләткә бәйләнмәгән рәвештә берләштерә. Безнең барыбызга да районыбыз, аның бай тарихы һәм кабатланмас матурлыгы кадерле. Ютазы районы - зур потенциалы: үсеш алган сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы, табигый байлыклары мул булган төбәк. Әмма шулай да аның төп байлыгы - кешеләре, - дип ассызыклады үзенең чыгышында район башлыгы. Һәм аның сүзләрен раслагандай, төбәгебезнең иң асыл вәкилләре хөрмәтенә фанфаралар яңгырады. Нуриев аларга лаеклы бүләкләр - мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Район тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә үзләрен танытучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов һәм район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова бүләкләде. Һәм, әлбәттә инде, Ютазы районы һәм республика артистларының концерт номерлары барысына да позитив энергия өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев